(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
ноябрь, Зиля Гайфи). Казандагы кышкы чистарту техникасы паркында 566 берәмлек
бар, һава шартлары кискен начарайган очракта кыска вакыт эчендә техниканың саны
1000-гә җиткереләчәк. Тротуарларны чистартуга якынча алганда 550 юл эшчесе һәм
кече механизацияле 50-дән артык техника җәлеп ителәчәк. Юл хезмәтләренең урам-юл
челтәрләрен карап тотуга әзерлекләре хакында бүген Мэриядәге аппарат
киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең юл
хезмәтләре кышкы эш режимына 15-нче октябрьдә күчтеләр. “Шәһәрнең барлык
чистартыла торган мәйданы 20 млн. кв. метрдан артып китә. Чистарту техникасының
маршрут карталары карны утильләштерү һәм бозлавыкка каршы материалларны
урнаштыру урыннарын исәпкә алып эшләнелгән. Аның ярдәмендә чистарту маршрутлары
оптимальләштерелде. Киләсе елга да шундый схема сакланачак – подрядчы оешмалар торглар
нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәкләр”, - диде Игорь Куляжев.
Беренче чиратта җәмәгать һәм
шәхси транспорт хәрәкәте интенсив булган I категориядәге юллар чистартылачак, бу
юллар гомуми мәйданның (12,5 млн. кв. м) 60%-ын тәшкил итә.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда,
Җиңү проспекты, Порт, Техническая, Васильченко, Несмелов һәм Воровский
урамнарындагы алты стационар кар эрету пункты инде карларны кабул итә башлаган.
Шулай ук, кар күп яуган очракта, барлык районнарда да 26 га гомуми мәйданда карларны вакытлыча кую өчен 11 урын каралган. Шулай
ук шәһәр үзәге буенча күчмә кар эретү машиналары йөриячәк.
Юллардагы бозлавыкка каршы каты
реагент һәм ком-тоз кушылмасы кулланыла. Игорь Куляжев сүзләренә караганда,
ком-тоз кушылмасы тулы күләмдә (100 мең тонна) әзерләнгән, бозлавыкка каршы
каты материал 6 мең тонна күләмдә алынган, декабрьдә тагы 7 мең тонна алу
планлаштырыла.
Казан Мэры юл хезмәтләре барлык һава
торышы шартларына да әзер булырга тиеш дип билгеләп үтте. “Нинди генә күләмдә
кар яумасын, без барысына да әзер булып торыырга тиешбез. Милекчеләр белән эш
алып баруга игътибарны аеруча да юнәлтергә чакырасым килә. Шәхси объектлар
янында урнашкан тротуарларны һәм керү юлларын, закон һәм төзекләндерү
кагыйдәләре буенча, милекчеләр чистартырга тиеш. Офис, кибет, банк хуҗалары
хезмәт күрсәтә торган оешмалар белән килешүләр төзергә яисә үз территорияләрен
мөстәкыйль рәвештә җыештырырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Мэр һәм район
башлыкларына һәм район прокурорларына бина хуҗалары белән очрашулар оештырырга
кушты.