Казанда 27 октябрьдән «Водоканал» муниципаль унитар
предприятиесе бригадалары су агызу челтәрләрендәге 2439 чүп тыгылу очрагын
җайга салган. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда
кимрәк. 2024 елның 1 ноябреннән 19 декабренә кадәр хезмәткәрләр 2549 чүп тыгылу
очрагын җайга салган, бу елны шул ук чорда 2210 штаттан тыш хәл бетерелгән. Мәсьәләне
мәгълүмати яктырту нәтиҗәсендә шәһәр халкының су агызу системасыннан
файдалануга мөнәсәбәте үзгәрә. Агымдагы елда халыктан барлыгы 16,5 мең
мөрәҗәгать кабул ителгән. Аппарат киңәшмәсендә мондый мәгълүматларны
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Рөстәм
Габделхаков җиткерде.
«Мондый эш бер-ике ай белән генә чикләнә алмый.
Ләкин мәгълүматлар шуны күрсәтә: узган елның ун аенда 2549 чүп тыгылу очрагы күзәтелсә,
быел әлеге чорда – 2210 очрак. 339 га кимрәк – 15 процент дигән сүз. Шулай
дәвам итсәк, әлеге мәсьәләләр бөтенләй башка дәрәҗәдә булачак», - дип билгеләде
Казан мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы журналистларга һәм массакүләм мәгълүмат
чараларына теманы киң яктыртуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Без федераль җитәкчеләрдән, тиешле министрлыклардан,
шәһәр башлыкларыннан, губернаторлардан җаваплар алдык. Һәм шул вакытта мин
моның гомуми масштабтагы проблема булуын, аңлату юлы белән хәл итеп була торган
мәсьәлә икәнлеген аңладым. Бу – безнең җитешсезлек. Һәркем үзе турында гына
уйлый, әмма бер миллион һәм 300 мең кеше канализациядән көн саен берничә тапкыр
файдалана. Әгәр дә һәр кеше дымлы салфетканы яки башка предметны, чүп савытына
саласы урынга, унитазга ташлый икән, бөтен шәһәр хуҗалыгына зур зыян салына, ә
аннан бөтен халык файдалана», - дип ассызыклады мэр. Ул массакүләм мәгълүмат
чараларына мөмкинлек табуны һәм шәһәр халкына мәгълүмат җиткерүне дәвам итүне
сорап мөрәҗәгать итте.
«Водоканал»ны ишеткән, проблеманы аңлаган һәм шәһәр
канализация хуҗалыгына сакчыл карый башлаган 15 процент халыкка аерым рәхмәт
сүзләре җиткерәбез. Бу янга калдырылган акчалар, алар эшне яхшыртырга һәм
халкыбызның башка мәсьәләләре буенча карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әйдәгез әлеге системалы эшне дәвам итик», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин
шәһәрлеләргә.
Рөстәм Габделхаков билгеләп үткәнчә, октябрьдә
аппарат киңәшмәсендә яңгыраган канализациядәге
чүпләр проблемасы халык арасында киң таралыш алган, массакүләм мәгълүмат
чаралары һәм социаль челтәрләр ягыннан гына түгел, федераль хакимиятләрнең дә
игътибарын җәлеп иткән.
«Халыкның су агызу системасыннан файдалануга
мөнәсәбәтен үзгәртү – тиз процесс түгел, һәм без чүп күләменең кискен кимүен
көтмибез. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, проблемага мөнәсәбәт үзгәрә –
аның турында сөйли башладылар, халык канализациянең төзек эшләве «Водоканал»
челтәрләренә һәм хезмәткәрләренә генә түгел, ә һәркемнең шәхсән аңлы
мөнәсәбәтенә дә бәйле икәнен аңлый», - дип игътибар итте предприятие генераль
директоры.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе Казан
шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты матбугат хезмәте белән бергә «Яңа
Әмәт» чистарту корылмаларына һәм канализация насос станцияләренә матбугат туры
үткәрде. Экскурсиядә катнашучыларга чүпләрне беренчел фильтрлау буенча
рәшәткәләр башкарган эшне күрсәттеләр һәм чүпләрнең чистарту корылмалары эшенә
ничек зыян китерүе һәм рәшәткәләрне төзекләндерүнең күпмегә төшүе турында сөйләделәр.
Рөстәм Габделхаков сүзләренчә, матбугат турыннан соң чыккан язмалар социаль
челтәрләрдә зур кызыксыну һәм кызу фикер алышулар уяткан.
«Аларның барысы да, халыктан алынган күпчелек
кайтавазлар кебек үк, уңай характерда. Без башкарылган эшләр һәм чүпләр тыгылу
очраклары белән атна саен хисап бастырабыз, чыгарылган чүп-чарның фотосын
күрсәтәбез һәм бәдрәфкә ташларга ярамавы турында сөйлибез, һәм әлеге мәгълүматка
күп кайтавазлар килә. Халыкның проблемага мөнәсәбәте уңай якка үзгәрде», - дип
ассызыклады чыгыш ясаучы.
Медиадан тыш, предприятие шулай ук идарәче
компанияләрне җәлеп итә, алар турыдан-туры халык белән эшлиләр – үз йортындагы
чүп тыгылу очракларының конкрет мисалларын карыйлар.
Хәзер мәктәп укучылары өчен чистарту корылмаларына
һәм канализация насос станцияләренә экскурсияләр оештыру мөмкинлеге, шулай ук
агынты суларны фильтрлау системасы эше һәм канализациядән аңлы рәвештә
файдалану темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү карала, дип билгеләп үтте Рөстәм
Габделхаков.
«Бәйрәмнәр алдыннан өстәмә рәвештә азык-төлек
калдыкларын бәдрәфкә ташларга ярамавы турында мәгълүмати ролик әзерлибез», -
дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.