Соңгы биш елда Казанда «Үз телем»
грант бәйгесе кысаларында татар телен һәм мәдәниятен саклауга, үстерүгә
юнәлдерелгән 30 дан артык проектка ярдәм күрсәтелгән. Аппарат киңәшмәсендә иң яхшы
проектлар турында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова
сөйләде.
Казан мэры Илсур Метшин яшь буын
тарафыннан милли мәдәнияткә карата уңай үзгәрешләр булуын ассызыклады. «Әлеге проектларда
яшьләрне, балаларны күрү аеруча әһәмиятле һәм күңелле. Элек халык биюләрен һәм
җырларын башкару безнең әби-бабаларыбызның эше дип карала иде. Бу җәһәттән
хәзерге яшьләр бездән кыюрак һәм яхшырак. Бүген бездә күпсанлы рус һәм татар,
чуваш һәм мари, яһүд бәйрәмнәре үтә, анда яшьләр бик теләп катнаша», - диде Илсур Метшин.
Юбилей проектлары һәм милләтара
бердәмлек
Милли сәясәт өлкәсендә кайбер төп
проектлар инде биш ел гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – «Агачлар нәрсә турында
җырлый?» спектакле. Идел буе республикаларының дүрт халык әкияте нигезендә:
Чувашия, Мари Эл, Удмуртия һәм Мордовия халык авыз иҗатына нигезләнеп сәхнәләштерелгән
эш Горький паркында күрсәтелгән. Спектакльне рус, татар, бурят һәм осетиннардан
торган төрле милләт вәкилләре командасы эшләгән.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» җәйге
проекты менә инде бишенче ел рәттән татар биюен яратучыларны җәлеп итә.
Профессиональ хореографлар катнашындагы ачык дәресләр Кабан күле буенда уза. Чарада
теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бу елгы остаханәләр марафоны бик күп катнашучыларны
һәм тамашачыларны җыйган киң колачлы «Бию көрәше» бию баттлы белән тәмамланган.
Транспорттагы һәм мәгарифтәге
яңалыклар
Киң колачлы проект буларак Гүзәл
Сәгыйтова заманча яктылык утлары ярдәмендә Башкарма комитет бинасы диварларында
узучы һәм ел саен 10 меңгә якын тамашачыны җыя торган театральләштерелгән «Казан
тавышлары» тамашасын атады.
2022 елда «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә»
Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән «Метрода туган телләр поезды» проекты дәвам итте.
Метро вагоннары милли бизәкләр һәм төрле телләрдә сөйләм фразалары белән бизәлгән
иде. «Аудиогид урнаштырылган автобуслар әлеге башлангычның мантыйкый дәвамы
булып тора. Моның ярдәмендә башкала халкы Казан тарихы, аның урамнары һәм
кайчандыр шәһәрдә яшәгән танылган шәхесләр турында рус һәм татар телләрендә
кызыклы мәгълүматлар ишетә алды», - дип
билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.
«Байтирәк» мәгърифәти проекты «Иң
яхшы муниципаль тәҗрибә» бүләге белән билгеләп үтелгән. Ул тамашачыларны Идел
буеның төп халыклары: руслар, татарлар, башкортлар, удмуртлар, чувашлар, марилар,
мордваларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыра.
«Итил» фестивале исә музыка
белгечләре, җырчылар, дизайнерлар һәм театр әһелләре өчен үзара хезмәттәшлек мәйданчыгына
әйләнгән.
Шигърият бәйгесе һәм хор хәрәкәте
«Саумы, Казан!» бәйгесенә аерым игътибар
бирелгән. Бу елны анда Россиядән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм
Ираннан 300 дән артык автор катнашкан. Казан, Мәскәү, Сочи, Иран һәм Татарстан
районнарыннан 15 шагыйрь җиңүче дип танылган. Җиңүчеләрнең шигырьләре һәм
поэмалары тупланган җыентык киләсе ел башында чыгачак.
Бу елны, әлбәттә, яңа проектлар
да барлыкка килгән. Балаларны яклау көне уңаеннан «Алмаш» гаилә чарасы оештырылган. Ул татар телендә
сөйләшүче гаиләләр, шулай ук көндәлек тормышта татар телендә аралашырга омтылучылар
өчен мәйданчык булган. Чарада 200 гә якын гаилә катнашкан.
2025 елда беренче тапкыр Казанның
төрле милләт вәкилләре булган 400 дән артык баланы берләштергән җыелма хор
проекты гамәлгә ашырылган. 26 апрельдә, Туган тел көнендә, балалар «Туган тел» һәм
«Мин яратам сине, Татарстан» җырларын башкарганнар.