Соңгы өч елда Казанда күпфатирлы 610
йорт капиталь төзекләндерелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Эш темпларын арттырырга ниятлиләр:
2026–2028 елларда гомуми суммасы 8,24 миллиард сумга тагын күпфатирлы 765 йорт
яңартылырга тиеш.
«Яңа елда торакны капиталь төзекләндерүнең
киләсе өч еллык циклын башлыйбыз. Соңгы өч елда исә «үзгәреш җил»е 160 мең
казанлыга кагылды, ягъни күпфатирлы 600 дән артык йорт капиталь
төзекләндерелде. Бу эшләрнең шактый өлеше ишегалды территорияләрен төзекләндерү
белән бергә алып барылды, шуңа күрә синергетик нәтиҗәгә ирешелде», - диде шәһәр
башлыгы Илсур Метшин.
2026 елда шәһәрдә 163 йортны капиталь
төзекләндерү планга кертелгән. Бу максатларга 2,89 миллиард сум юнәлдереләчәк.
Программа кысаларында биш йортта 11 лифт алмаштыру, 56 йортта җылыту системасын
төзекләндерү, 56 түбәне алмаштыру, 48 йортта фасадларны төзекләндерү, шулай ук
җиде йортта фасадларны җылыту каралган. 2027 ел программасына кертелгән кайбер
йортлар буенча киләсе елда проект-смета документлары эшләнәчәк. Хәзерге вакытта
заказ бирүче тарафыннан проект һәм төзелеш-монтаж эшләренә генподрядчыларны
сайлау эше оештырылган.
Агымдагы ел капиталь төзекләндерү
программасын финанслау күләме буенча рекордлы булган. 2025 елда әлеге максатларга
4 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның нәтиҗәсендә бер ел эчендә ике
еллык программаны үтәүгә ирешелгән. 141 йортта хезмәт итү вакыты киләсе елда
тәмамлана торган 457 лифт алмаштырылган. Барлык йортларда да «Татлифт» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятендә җитештерелгән – энергия саклый торган, Брайль шрифты һәм вандалларга
каршы чаралар белән җиһазландырылган лифтлар урнаштырылган.
Моннан тыш, Казанда күпфатирлы 88
йорт төзекләндерелгән. Программа кысаларында 55 түбә алыштырылган, 46 йортта
җылыту системасы, 47 йортта фасадлар төзекләндерелгән, шуларның 22 сендә җылыту
эшләре башкарылган. 45 йортта – салкын су белән тәэмин итү, 19 йортта – кайнар
су белән тәэмин итү, 46 йортта су агызу системалары яңартылган. Ике йортта
янгыннан саклану системасын төзекләндергәннәр, ун йортта җылылык температурасын
һаваның тышкы температурасына карап көйли торган 12 җайланма урнаштырганнар.
Бу елны беренче тапкыр төтен
чыгару юлларын һәм вентиляция каналларын торгызу буенча киң колачлы эш
җәелдерелгән. 35 йортта төтен чыгару системасының герметик ныклыгы торгызылган,
тагын ике йортка аерым җылылык пунктлары булган кайнар су белән тәэмин итү
системасы урнаштырылган. Бу 67 меңнән артык казанлының яшәү шартларын
яхшыртырга мөмкинлек биргән. Моннан тыш, элек төзексезлекләр аркасында газ бирү
хезмәте туктатылган 37 йорт капиталь төзекләндерү программасына кертелгән: ел
ахырына кадәр аларның 16 сында газ белән тәэмин итү торгызылачак, калган эшләр
киләсе елда да дәвам итәчәк.
«Безнең эштә мөһим стандарт – ул
шәһәр халкының кире җавабы. Нәкъ менә аларның безгә һәм район
администрацияләренә юллаган мөрәҗәгатьләре буенча без подрядчыларның һәм
субподрядчыларның җитешсезлекләре турында беләбез. Аларны яңадан эшләргә мәҗбүр
итәбез. Бу гадәти эш процессы», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Бу елгы программа ике генподрядчы
һәм 20 субподрядчы оешма тарафыннан гамәлгә ашырылган. Конкурс
процедураларының барысы да дәүләт экспертизасы узган проект-смета
документлары нигезендә уздырылган.
Капиталь төзекләндерү программасы
«Безнең ишегалды» республика программасы белән тәңгәлләштерелгән. Бу елны төзекләндерелгән
йортлар янындагы 17 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, биш ел эчендә 127
ишегалды һәм күпфатирлы 164 йорт комплекслы яңартылган.