Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын
якынлашып килүче 2026 ел белән котлады.
«Хөрмәтле Казан халкы, кадерле
дуслар!
Сезне якынлашып килүче 2026 ел
белән чын күңелдән котлыйм!
Яңа ел – балачактан ук һәркемнең күңеленә
кереп калган, гаилә белән үткәрелә торган иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, без аны
һәрвакыт якты өметләр белән каршылыйбыз, могҗиза, тылсым көтәбез.
Башкарылган эшләргә һәм 2025 елда
тормышка ашырылган игелекле гамәлләргә күз салып, уңышларыбызга сөенәбез һәм
киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы елда без Казан халкына яшәү, эшләү һәм
балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруны дәвам иттек, күпсанлы
кунакларыбызга исә әһәмиятле зур чараларда катнашу һәм заманча мегаполисларның
берсе булган Казаныбызда рәхәтләнеп вакыт уздыру мөмкинлеге бирдек.
Әлеге уңышларга сезнең битараф
булмавыгыз, ярдәмегез, активлыгыгыз һәм шәһәргә булган мәхәббәтегез аркасында ирешелә.
Тарихыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә сакчыл карашыгыз, Казан үсешенә үз
өлешегезне кертергә тырышуыгыз өчен һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәтлемен.
Ышанам ки, Татарстанда Хәрби һәм
хезмәт батырлыгы елында, Россия халыклары бердәмлеге елында без бергәләп
Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез,
шәһәребездә милләтара тынычлыкны тагы да ныгытачакбыз.
Безнең барыбыз да һәркем өчен
кадерле булган, өйләребезгә аерым бер шатлык китерә һәм хыялларыбызның,
уйларыбызның һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч тудыра торган Яңа ел бәйрәмен түземсезлек
белән көтәбез. 2026 ел Казан өчен һәм сезнең барыгызга да уртак файдага хезмәт
итәчәк яңа мөмкинлекләр, уңышка ирешү юлларын ачсын.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек
һәм бәхет телим! Киләсе елда тормышыгыз күңелле вакыйгаларга, истәлекле
мизгелләргә бай булсын, барлык теләкләрегез чынга ашсын!», - диелә котлауда.