(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
ноябрь, Ирина Смирнова). Татарстан башкаласында кышын ишегалды территорияләрен
чистартуда эшли торган иң яхшы һәм иң начар идарәче компаниягә конкурс игълан
ителәчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый
инициатива белән чыкты.
Шәһәр башлыгы сыйфатлы хезмәт
өчен вакытында белдерелгән рәхмәт һәм эш өчен бирелгән бүләкләр бик тә
әһәмиятле. “Күп кенә кешеләр үзләренең ишегалларын җыештыручыларны
исем-фамилияләп беләләр, аларга эшләре өчен рәхмәт белдерәләр. Мондый
хезмәткәрләргә тагы да стимул биреп була, шул исәптән төрле конкурслар аркылы”,
- диде И.Метшин. – Синең эшеңне гади халык кына түгел, идарәче компания, район,
шәһәр җитәкчеләре күрүе бик тә рәхәт”.
Илсур Метшин сүзләренә караганда,
“чистарак итеп эшләсеннәр өчен” кулларына көрәк бирергә теләгәннәре дә бар. Иң начар
чистартылган ишегаллары идарәче компанияләр эшен бәяләүдә дә төп критерие булып
торачак. “Таблицаның ахырында булган идарәче компанияләр җәен юлларны карап
тотуга кертелмәчәкләр. Без әлеге подрядчы оешмаларны, идарәче компанияләрне
алмаштырачакбыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр Башкарма комитет җитәкчесенә,
район башлыкларына бер атна эчендә конкурсны уздыру буенча тәкъдимнәрен
җиткерергә кушты. Аның нәтиҗәләрен ай саен һәм кыш азагында чыгарачаклар.