(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче
ноябрь, Ирина Смирнова). Казанда кышкы чорда традиция
буенча түбәләрдәге карны һәм бозларны чистарту эшләренә зур игътибар биреләчәк.
Беренче чиратта бу авыш түбәле йортларга кагылачак, аларның саны Казанда ике
меңнән артып китә. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләп үтте.
Хезмәт күрсәтә торган оешмаларда
тәҗрибәләре булган һәм шундый “югары эшләргә” өйрәтелгән хезмәткәрләр җитәрлек.
“Узган еллардагы кебек үк, кирәк булган вакытта махсус өйрәтелгән альпинистлар
да җәлеп ителәчәк”, - дип билгеләп үтте ТКХ комитеты рәисе.
Балкон япмаларындагы кар көртләре
ел саен зур проблема булып кала бирә. Балконнардагы күпчелек япмалар законсыз
рәвештә урнаштырылган, шуңа да аларны чистарту кварплатага кертелмәгән. Аларны фатир
хуҗалары үзләре чистратырга тиеш. Йортка кертелгән мондый үзгәреш өчен
хуҗаларга берни дә янамый, шулай да үз белдекләреннән эшләнгән корылмадан кар
яисә боз сөңгеләре үтеп баручыларга яисә
автотранспортка төшә икән, җаваплылык фатир хуҗасында булачак.
Казан Мэры Илсур Метшин
балконнарга шундый япмаларны үз белдекләре белән ясаган фатир хуҗаларына
аңлатма эшләре үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. “Идарәче компанияләргә, хезмәт күрсәтә торган
оешмаларга фатирлар буенча йөрергә һәм хуҗаларның шәхси җаваплыклары турында
кисәтүләр җиткерергә кирәк”, - диде Мэр.
Балкон өсләрендәге япмаларны
чистарту өчен Искәндәр Гыйниятуллин, күрсәтелгән эш өчен аерым түләп, идарәче компанияләргә
яисә торак милекчеләре ширкәтләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.