(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
ноябрь, Зилә Гайфи). Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин ТР
башкаласы район башлыкларына эшмәкәрләр белән даими элемтәдә торырга һәм
коммерцияле булмаган оешмаларның карны кая чыгаруларын катгый контроль астында
тотарга кушты. Коммерцияле оешмаларның лицензияләнгән оешмалар белән карны чыгаруга
һәм утильләштерүләренә әзерлек турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры
Илсур Метшинга район администрацияләре башлыклары җиткерделәр.
Шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнарындагы күпчелек сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре идарәче
компанияләр белән килешүләр төзегән. “Аерым биналарда урнашкан 160 предприятиедән
148 оешма килешү төзегән. Барысының да кар эретү пунктлары белән килешүләре бар”,
- дип җиткерде районнар башлыгы Тимур Алибаев.
Илсур Метшин карны чыгару буенча
төзелгән килешүләр саны утильләштерү буенча ясалган килешүләр санына туры
килергә тиеш, дип билгеләп үтте.
Киров һәм Мәскәү районнарында
предприятиеләрнең 83% карны чыгаруга һәм утильләштерүгә килешү төзегән. “Районнар
территориясендә 536 кулланучылар базары объекты бар, шуларның 445-е белән килешүләр
төзеде. 45 объектның торак милекчеләре ширкәтләре белән килешүләре бар, 29
оешма карны чыгаруны үз көче белән үзенең складларына чыгара”, - дип җиткерде
районнар башлыгы Дамир Фәттахов.
Вахитов һәм Идел буе районнарында
карны чистарткан вакытта туристик маршрутлар зонасында урнашкан тротуарларга
зур игътибар биреләчәк. “Бу елда 327 предприятие белән килешү төзергә
сөйләшенде, әлегә 136-сы белән генә килешү тиешенчә төзелде. Район территориясендә
карны вакытлыча кую өчен 4 урын һәм кар
эретү өчен 4 пункт бар. Туристик маршрутлар зонасында урнашкан тротуарларга
аеруча да зур игътибар биреләчәк”, - дип җиткерде Андрей Лобов.
Шәһәрнең Совет районындагы Минск
урамында карны вакытлыча саклар өчен яңа склад барлыкка килгән. “130 коммерцияле
оешма белән 109 килешү төзелде. Район территориясендә карны вакытлыча урнаштыру
урыны бар, бу елда тагы бер урын өстәлде”, - дип җиткерде район башлыгы Андрей
Яковлев.
Илсур Метшин шәһәр
предприятиеләрен шәһәрне кардан чистарту эшенә зур җаваплылык белән якын
килергә чакырды.