(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
ноябрь, Ирина Смирнова, Зилә Гайфи). Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры
Илсур Метшин кар чистартуга җәлеп ителгән подрядчы оешмаларны теләсә нинди һава
торышы шартларына әзер булырга чакырды. “Кыш – һәрвакытта да авыр, җаваплы һәм
киеренке эш вакыты. Без әзерләндек һәм аны тиешенчә кабул каршы алырга кирәк”,
- дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Торак оешмаларының кышкы чорда
эшкә әзерлекләре турында аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитетның Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә
караганда, торакчылар кышкы чорга тулысынча әзерләр. “Ишегаллары җыештыручылары
эшен тәэмин итәр өчен, 48 меңләп инвентарь әзерләнде. Торак фондларга хезмәт
кәрсәтә торган подрядчы оешмаларда 117 махсус техника берәмлеге бар. Моннан кала,
торак оешмалары карамагында кече механизацияле
28 чара әзер. Шулай итеп, торакчыларда барлыгы 145 махсус техника берәмлеге
исәпләнгән (2014 елда алар 133 кенә иде)”, - дип сөйләде Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе.
Ишегаллары җыештыручылар җитмәү әле
һаман да кискен мәсьәлә булып тора. Зур идарә
оешмаларында 1600 эшче бар. Бүгенге көндә эшкә тагы өстәмә рәвештә
300-350 кеше алырга әзерләр. Ишегалларын боздан арындырыр өчен 7,3 мең тонна
ком-тоз кушылмасы әзерләнгән. Аеруча да катлаулы участокларда кулланыр өчен идарәче
компанияләрдә 56 тонна химик реагент әзерләнгән.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә
караганда, тәртипсез рәвештә урнаштырылган машиналар ишегалларындагы карны
чистартырга комачаулыйлар. Илсур Метшин әлеге мәсьәләне хәл итүгә ЮХИДИ
хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кушты.
Шәһәр башлыгы коммуналь
хезмәтләрне төрле һава торышы шартларына әзер булырга чакырды.