Илсур Метшин Париждагы теракт буенча кайгы уртаклаша
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Парижда булган коточкыч террорлык актлары
буенча үзенең кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Шәһәр башлыгы Париж Мэры Анн
Идальгога, Франция башкаласы һәм илнең барлык халкына теләктәшлек белдерү һәм
кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Татарстан башкласы Мэры бер
гаепсез кешеләрнең каннарын коюга китергән террорчыларның гамәлләрен зур вәхши
эш дип билгеләп үтте. “Әлеге гамәлләр коточкыч һәм аларны берни белән дә аклап
булмый. Бөтен дөнья өчен зур фаҗига булып тора бу. Казан Парижның кайгысын
уртаклаша, һәлак булучыларның гаиләләре һәм Франциянең барлык халкы белән бергә
борчу кичерәбез”, - диде И.Метшин.