(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин студентларга аларның “һөнәри бәйрәмнәре” көнендә - Халыкара студентлар
көнендә мөрәҗәгать итте, әлеге бәйрәм 17-нче ноябрьдә бөтен дөньяда билгеләп
үтелә.
“Кадерле студентлар!
Мин сезгә Халыкара студентлар көнендә - сезнең “һөнәри” бәйрәмегездә
мөрәҗәгать итүемә шатмын!
Студент еллары – тормышның үзенчәлекле чоры, әлеге вакытта
сез үзегезнең мөмкинлекләрегезне һәм талантларыгызны тормышка ашыра,
үз-үзегезне үстерә, әһәмиятле һәм кызыклы һөнәр үзләштерә, зур уңышларга ирешә
аласыз. Әмма сезгә инде бер яктан бәхет елмайды – иң матур һәм перспективалы
шәһәрдә укыйсыз, биредә сезнең алда барлык ишекләр дә ачык! Казанда һәм Татарстанда,
яшьләр тормышта үз урыннарын таба, югары белем алып, җәмгыять өчен файдалы һәм
уңышлы шәхес була алсын өчен, күп эшләр башкарыла.
Барысы да сезнең кулда! Укыгыз, эшләгез, уйланыгыз! Һөнәри
яктан да, шәхси планда да үсегез, алдыгызга зур максатлар куегыз һәм аларны
тормышка ашырырга тырышыгыз! Беркайчан да ирешелгәннәрдә генә туктап калмагыз! Шул
вакытта сезне сайлаган өлкәгездә уңыш көтәр! Казан үзенең студентларына ышана!”
– диелә мөрәҗәгатьтә.