(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Бүген Казан
ратушасында 16.00 сәгатьтә 2014-2020 елларга 2030 елга перспектива белән шәһәрдәге
юл хәрәкәте оештырылышының комплекслы схемасы (КСОДД) проектының нәтиҗәләрен
чыгарачаклар.
Киңәшмәдә Берләшкән милләтләр оешмасын үстерү программасы,
ТР Министрлар кабинеты вәкилләре, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук РФ
Транспорт министрлыгы, район администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетның
структур бүлекчәләре җитәкчеләре, эшче төркем әгъзалары һәм проект, транспорт
һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат
чаралары вәкилләре катнаша.
КСОДД проектын тәкъдим итүне транспорт системалары
департаменты урынбасары – “Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы
фәнни-тикшеренү һәм проект институты”ның интеллектуаль транспорт системаларының
транспорт модельләштерү бүлеге җитәкчесе Станислав Володченко (Санкт-Петербург)
уздыра, соңыннан барлык кызыксынган яклар да документ буенча фикер алышуга
керешәчәк.
Проектның төп максаты – транспорт чаралары үсү шартларында
Казанда юл-урам челтәрендә хәрәкәт оештырылышын камилләштерү, шәһәрлеләр һәм
кунаклар өчен уңайлы транспорт мохите булдыру.
КСОДД проектының экспертларның кисәтүләрен исәпкә алып ясалган
соңгы варианты kazantransport.ru сайтында урнаштырылган.