(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казанда
соңгы 5 ел эчендә барлык юл катламының 40% төзекләндерелгән. Бу елда Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юлларны төзекләндерү
эшенә 3 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән – күрсәткеч узган ел белән
чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Әлеге чаралар ярдәмендә төзекләндерү
эшләре барлык юнәлешләр буенча да алып барылган. Шәһәр юллары белән беррәттән,
ишегалды территорияләре, тротуарлар, бистә юллары тәртипкә китерелгән. Башкарылган
эшләр нәтиҗәсендә Казан инфраструктура коллапсыннан уңышлы гына читләшә бара.
Мондый фикерне бүген эшлекле дүшәмбе утырышы барышында Казан Мэры Илсур Метшин
җиткерде.
“Бүгенге көндә Казанда шәһәр юлларының өчтән береннән күбрәк
өлеше нормаль хәлгә китерелде, ягъни юл катламының һәр өчтән бер квадрат метры
төзекләндерелде, - диде И.Метшин. – Әлеге юнәлештә күп эшләр башкарылганын
күрәбез, ләкин әле эшлиселәре дә шактый. Киләсе ел өчен эшләрне алдан
планлаштыру белән бергә, халык белән элемтәгә кереп, бистә юлларын төзекләндерү
буенча аларның фикерләрен ишетергә кирәк. Казанның инфраструктура коллапсыннан
уңышлы гына читләшә баруын әйтергә кирәк”.
Казанда бу елда барлыгы 458 төр объект, шул исәптән 220 ишегалды
һәм 25 кварталара юл төзекләндерелгән. 80 меңнән артык шәһәр халкы башкарылган
эшләрнең нәтиҗәсен тоя алды. “Бу елда Казанга барлыгы 3 млрд. сум күләмендә
акча, шул исәптән 500 млн. сумы – ишегалларын төзекләндерүгә, 250 млн. сумы – бистә
юлларының торышын яхшырту өчен, 150 млн. сумы җәяүле туристлык маршрутлары
буенча тротуарларны төзекләндерүгә, 2,1 млрд. сумы – шәһәр юлларындагы таушалган
асфальтбетон катнашмасын торгызуга бүлеп бирелде”, - дип хәбәр итте шәһәрнең
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Илсур Метшин шәһәр юлларын норматив хәлдә тоту өчен ел саен
6 млрд. сум күләмендә акча кирәклеген искә төшереп узды. Бүгенге гади булмаган икътисади
шартларда мондый күләмдә финанс чаралары бүленеп бирелү мөмкин түгел. Шулай
булуга да карамастан, “Халык контроле” рейтингы юлларны төзекләндерү өлкәсендә
Казанның шактый алга китүе турында сөйли. Соңгы елларда төзекләндерү-юл
хезмәтләренең шәһәр үзәгеннән читкә китеп, бистә территорияләренә игътибар
итүләре зур уңыш булып тора.
Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте киләсе ел өчен 1 млрд. сумга
исәпләнгән юл катламын төзекләндерү программасын эшли. “Без узган еллардагыча,
әлеге сумманың яртысы урам-юл челтәренә, 300 миллионы ишегалларын, 200 миллионы
бистә юлларын төзекләндерүгә тотылыр дип өметләнәбез”, – диде Игорь Куляжев.
Хәзерге вакытта төзекләндерү өчен өстенлекле юл объектлары
исемлеге төзелә. Узган еллардагыча, “Халык контроле” системасы аша килеп
ирешкән халык мөрәҗәгате һәм фикерләр әлеге исемлекне үзгәртә ала.
“Без хәзерге вакытта туристлык маршрутлары буенча юлларны
төзекләндерү белән бергә, бистәләрдә дә эш алып барабыз, - диде Мэр. – Әлеге эш
алга таба да финансланыр һәм юл катламын төзекләндерү программасы киләсе елга
да дәвам итәр дип өметләнәбез”.