(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Әдилә Галиева). 2019
елда үтәчәк “WorldSkills Competition” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты –
инфраструктура һәм яңа күргәзмә мәйданчыкларын белән бергә, югары
квалификацияле эшче һөнәре белгечләрен әзерләү сыйфатын камилләштерүгә стимул
бирә торган фактор булып тора. Һөнәри осталык буенча яшьләр арасында үткән
“Һөнәр буенча иң яхшы белгеч-2015”
дигән шәһәр бәйгесе – әлеге юнәлештәге чараларның берсе. Әлеге фикерне бүген үткән
традицион эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Казанда һөнәри осталык буенча яшьләр арасында “Һөнәр буенча
иң яхшы белгеч-2015”
дигән шәһәр бәйгесе тәмамланды. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей
Миронов сөйләгәнчә, бәйгедә Казанның 16 предприятиесеннән 61 кеше катнашкан.
Яшьләр сәләтен иң яхшы 39 белгеч бәяләгән. “16 яшьтән алып 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән
алып 25 яшькә кадәр, 25 яшьтән алып 29 яшькә кадәр булган өч яшь категориясендә
катнашучылар слесарь-инструментлар ясаучы, калайчы, электр белән эретеп
ябыштыручы, металл эшкәртү буенча инженер-технолог, фрезерчы, токарь һөнәрләре
буенча көч сынашты”, - диде С.Миронов.
Бәйге, иң яхшы һөнәр ияләренең, тугыз җиңүчене әзерләгән “Казан
вертолет заводы” ачык акционер җәмгыятендә, шулай ук сигезәр җиңүче әзерләгән “Элекон
заводы” ачык акционер җәмгыятендә һәм “Казанькомпрессормаш” ачык акционер
җәмгыятьләрендә эшләүләрен күрсәтте.
Бәйге ике этаптан: гамәли һәм теоретик өлештән торган.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, “WorldSkills
Competition” дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, шәһәр бәйгесендә төп
игътибар куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен исәпкә алып гамәли хезмәт
күнекмәләренә юнәлдерелгән.
Мондый төр чараларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына шәһәр
башлыгы аерым басым ясады. “Бу план нигезендә башкарыла торган гына чара түгел.
Аны үткәрергә тормыш, икътисад һәм сәясәт үзе мәҗбүр итә. Югары квалификацияле
белгечләрнең роле бүгенге көндә ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуларын Казанда гына
түгел, гомумән, Россия буенча аңлыйлар” – диде И.Метшин.
“WorldSkills-2019”
– Казан территориясендә үтә торган иң җитди халыкара проектларның берсе. Мин
аны инфраструктура һәм яңа күргәзмә мәйданчыклары белән бергә, югары
квалификацияле эшче һөнәре белгечләрен әзерләү сыйфатын камилләштерүгә стимул
бирә торган факторларның берсе буларак кабул итәргә чакырам”, - диде башкала Мэры
һәм Казан белгечләрен әзерләү буенча эшне активлаштыру бурычын йөкләде.
“Яшь белгечләребезнең Россия җыелмасына эләгүе һәм “өй”
чемпионатында Россия данын яклап чыгыш ясаулары бик мөһим. Бу гади генә түгел,
без анда нинди шедеврлар булдырылуын күрдек. Ләкин без халыкара олимпиадаларда,
дөнья чемпионатларында, предмет олимпиадаларында җиңү яулыйбыз, һәм шунлыктан безнең
һәм республика тарафыннан шартлар булдырылган очракта, катнашучыларның
чемпионатта уңышка ирешүләрендә шигем юк”, - дип ышаныч белдерде Илсур Метшин. Шәһәр
башлыгы фикеренчә, Казандагы егет һәм кызларның әлеге юнәлеш буенча көчле
якларын билгеләп, аларның һәрберсен аерым рәвештә Россия җыелма командасына
кандидат итеп әзерләргә кирәк.