(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2015 елның сентябрь ае өчен чираттагы рейтингын әзерләде. Ай
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап
кала алды.
Федераль һәм региональ массакүләм-мәгълүмат чаралары анализы
нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 11073,67 пунктны тәшкил итә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары яңа чакырылыш Казан шәһәр
Думасы депутатларының идарә итүче Мэр Илсур Метшинны өченче срокка сайлавы турында
искә төшерә. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның “Рубин”
футбол клубына президент итеп сайлануы турында да җиткерә.
Медиарейтингның икенче урынында – Саратов шәһәре Мэры Олег
Грищенко (2 014,47 пункт), өченче урында – Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов (1
467,41 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы
нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 27000-ләп чыганакны – ТВ, радио, газета,
журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе
федераль округы субъектлары башкалаларының хәзерге җитәкчеләре һәм
администрация башлыклары керә. Илсур Метшин берничә ай рәттән медиарейтингта
беренчелекне саклап килә.