(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казанда
шәһәр җәмәгать транспорты катнашында килеп чыга торган аварияләр санын киметү
өлкәсендә көчәйтелгән эш дәвам итә. Юл-транспорт вакыйгасы арту мәсьәләсенә
игътибар белән карау бурычын узган атнада үткән эшлекле дүшәмбе утырышында
Казан Мэры Илсур Метшин йөкләгән иде. Атна дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре
белән шәһәр Мэриясендә үткән аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хисап тотты.
Айдар Габделхаков автотранспорт предприятиеләрендә автобус
йөртүчеләр белән чираттан тыш инструктажлар
үткәрелүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта линиягә чыгар алдыннан һәр транспорт
чарасына стандарт техник күзәтү үткәрелә. Пассажирлар һәм җәяүлеләр белән
үткәрелә торган эш тә юл-транспорт вакыйгаларын киметү чарасы булып тора. Бу
уңайдан, пассажирларга листовкалар таратыла, шәһәр халкына юлларда игътибарлы
булырга киңәш итәләр һәм аларга тиешле урында гына юл чыгарга рөхсәт ителә.
Айдар Габделхаков сөйләгәнчә, мәгариф идарәсе белән берлектә
яңа чара үткәрү ниятләштерелә. Мисалга, мәктәпләрдә балалар өчен биш минут
дәвамында өстәмә җыелышлар үткәреләчәк. Әлеге чараларда юл йөрү кагыйдәләре
искә төшереләчәк.
“Мин әлеге чараларның нәтиҗәсе булыр дип ышанам. Сезгә максатка
ирешү мөһим булган аерым бурычлар куелды, - дип мөрәҗәгать итте Мэр комитет
рәисенә. – Җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыру буенча без яхшы гына эш
башкардык, шәһәр халкы белән киңәшләштек. Ләкин бүгенге көндә ахырына кадәр
башкарып чыгасы эшләр бар әле”.