(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Әдилә Галиева). Казанда
түләүле парковкалар системасын үстерү буенча эш дәвам итәчәк. Моны Казан
эшмәкәрләре белән беррәттән, юллардагы хәзерге хәл үзе үк таләп итә. Комплекслы
чаралар күрелмәгән очракта, шәһәрдә тагын бөкеләр барлыкка киләчәк һәм йөртүчеләр
тарафыннан берничә рәткә тезеп, төрле җирдә машиналар калдырылачак. Бу турыда
бүген үткән аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Чарада бу
елның 1-нче апреленнән эшли башлаган парковка эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Шәһәр башлыгы күпчелек шәһәр халкының үзәктә түләүле
парковкалар кертелүенә башта тискәре мөнәсәбәттә булуларын искә төшереп узды.
“Түләүле парковкалар булдыру турындагы карар болай гына кабул ителмәде. Без
хезмәттәшләребез ирешкән алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклаштык. Муниципаль
парковкалар эшли башлаганнан соң шәһәр үзәгендә хәрәкәт “кузгалды”, - диде
Илсур Метшин, проектны гамәлгә ашырудагы уңай нәтиҗәләргә басым ясап.
Парковкалар эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында тулырак итеп шәһәрнең
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.
Ул Мәскәүдән соң Казанда быел язын муниципаль парковкалар
проектының урам-юл челтәре буйлап гамәлгә ашырылуы турында искә төшерде. 15
октябрь белешмәләре буенча, Казанның муниципаль парковкаларында 1315 урын бар.
Алардан 3се - Кави Нәҗми, Профсоюз, Нужин урамнарындагылары 95-100 процентка
тулы була, калганнары – яртылаш. Хәзерге вакытта ихтыяҗлы булган 3 урамдагы
парковканы зурайту күздә тотыла.
Бүгенге көндә “Казан паркингы” сайтында парковкалардан
файдаланучы 43475 кеше теркәлгән, аларның 41 меңнән артыгы автотранспортын
муниципаль парковкада даими калдыра. Калдырган өчен сәгатенә 50 сум түлисе,
беренче бушлай 15 минут эчендә түләп өлгерү шарты бар. Түләмәгән очракта ТР
Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.16 нчы маддәсе нигезендә 2,5
мең сум күләмендә штраф салына. Бүгенгә парковкада транспортын калдырган өчен
шәһәр бюджетына җыелган акча 8,2 млн сумнан артык булган, автомобильчеләрнең 24
проценты паркоматлар аша акча күчергән, 32 проценты мобиль кушымталар һәм 44
проценты СМС ярдәмендә.
Акча түләмәгән өчен салынган штрафлар 17,22 млн сумга җиткән
(барлыгы 6809 карар чыгарылган булган, 873е буенча эш суд приставлары хезмәтенә
тапшырылган), шулардан 2,5 млн сумнан артыгы түләттерелгән.
Якын арада түләүле муниципаль парковка зоналары
киңәйтеләчәк. Кабул ителгән Башкарма комитеты карары нигезендә, шәһәрнең үзәк
өлешендәге 74 урамда машина кую урыны оештырылырга тиеш булган, ләкин шәһәрдәге
финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, юл тамгалары бары тик 52 урамга гына урнаштырылган.
25-нче декабрьгә кадәр тамгалар тагын 17 урамда барлыкка киләчәк. Шулай ук Гоголь,
Большая Красная, Маяковский урамнарында 600 машина кую урынына исәпләнгән яңа
парковкалар булдыру мәсьәләсе дә каралган. Перспективада – 2020 елга Татарстан
башкаласында парковка зоналары 3 тапкырга артып, Казан Кече боҗрасына кергән
территория тулысынча парковкалы булачак.
Бу мәсьәләдә Мэр Илсур Метшин үз фикерен белдерде. “Түләүле
парковкалар безнең өчен акча җыю максатыннан керешкән эш түгел, ә шәһәр үзәген машиналардан
арындыру иде. Шәһәрдә көн саен автомобиль артуын исәпкә алып, бу мәсьәлә белән
көн дә шөгыльләнергә кирәклеге аңлашыла”, - диде шәһәр башлыгы һәм ул системалы
комплекслы чараларны камилләштерү кирәклегенә басым ясады һәм хокук
бозучылардан штраф түләттерү бурычын йөкләде.