(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казанның Идел буе
районында урнашкан М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча
йортлар һәм балалар бакчасы төзелү дәвам итә. Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш
мәйданчыгында эшләр барышын тикшереп кайтты. Биредә шәһәр башлыгы әлеге зур
төзелеш проектын гамәлгә ашыруда катнаша торган барлык хезмәт вәкилләре белән
күчмә киңәшмә үткәрде.
Эшлекле киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак
фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Денис
Калинкин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Кудряшев, Башкарма комитет җитәкчесенең
шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Ак Таш”
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Әхмәтов, подрядчы һ.б оешма
вәкилләре катнашты.
М-14 микрорайоны – Казанда социаль ипотека программасы
буенча торак төзелеше өлкәсендә иң зур проектларның берсе. Биредә барлыгы 3800
фатирга исәпләнгән 17 йорт төзелергә тиеш. Шулай итеп, микрорайон төзелеп
беткәннән соң, ташламалы шартлар буенча 10478 казанлы торак белән тәэмин
ителәчәк. 10 меңнән артык шәһәр халкы торак шартларын яхшырту белән бергә
социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителәчәк. Чөнки биредә 5 балалар
бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5 парковка ачылачак.
Хәзерге вакытта 45 гектар мәйдандагы микрорайон территориясендә
социаль ипотека буенча 4 торак йорт - 255 фатирга исәпләнгән 3 объект һәм 89
фатирдан торган 1 йорт төзелә. 4 йортның гомуми мәйданы 50,5 мең кв.м тәшкил
итә. Моннан тыш, йортлар төзелү белән бергә биредә шулай ук социаль
инфраструктура объектлары да торгызыла. “Юл картасы” буенча 260 урынга
исәпләнгән балалар бакчасы инде төзелеп беткән диярлек.
Казан Мэры Илсур Метшин киңәшмәдә катнашучыларга ТР Президенты
Рөстәм Миңнехановның М-14 мәйданындагы объектларны вакытында кулланылышка
тапшырырга кирәклеге турындагы катгый йөкләмәсен искә төшерде. “Бу ел ахырына,
ким дигәндә, бер йорт һәм бер балалар бакчасы кулланылышка тапшырылырга тиеш”,
- диде шәһәр башлыгы.
Төзелеш объектында торакны кулланылышка тапшыру өчен беренче
чиратта тора торган мәсьәләләрне хәл итәргә: йортларны җылылык, су белән тәэмин
итәргә, ә моның өчен исә тиешле инженер инфраструктура объектларын төзергә
кирәк. “Без 15-нче ноябрьгә объектларны җылылык белән, 1-нче декабрьгә исә су
һәм канализация белән тәэмин итәргә тиешбез. Алда торган бурычларны гамәлгә
ашыру өчен барлык хезмәтләр дә бирегә чакырылды”, - дип ассызыклады Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, инженер инфраструктура
объектларын – җылылык һәм су белән, электр һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен
төзү, канализация, яңгыр сулары канализациясен урнаштыру - тиз арада хәл итәсе
мәсьәләләр булып тора.
Шәһәр Мэры “Ак Таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең
директоры Газинур Әхмәтовтан төзелеш-монтаж эшләренең ни дәрәҗәдә башкарылуы белән
кызыксынды. Газинур Әхмәтов әйткәнчә, төзелеш өлеше буенча объектта буяу-агарту
эшләре дәвам итә һәм җылыту эшләренең беренче этабы төгәлләнеп килә икән. Ул алга
таба төзелеш эшләрен дәвам иттерү өчен мәйданчыкның җылылык белән тәэмин
ителергә тиешлеген әйтеп үтте.
Киңәшмә ахырында шәһәр башлыгы төзелеш өчен җаваплы
хезмәтләргә эшне тизләтү һәм объектны вакытында кулланылышка тапшыру
максатыннан бер-берсе белән киңәшләшеп карарлар кабул итү бурычын йөкләде.