Илсур Метшин Александр Сладковскийны юбилее белән котлады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Зилә Гайфи). Казан
Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе һәм
баш дирижеры Александр Салдковскийны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Очрашу шәһәр
Ратушасында узды.
Илсур Метшин Александр Сладковский һәм Дәүләт симфоник
оркестры исемнәрен шәһәр һәм республикадан читтә дә яхшы беләләр диде. “Чын
күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм, ә оркестрны – 50-нче сезон ачылышы белән.
Шәһәрдәге бер генә чара да – Универсиада булсынмы, Шәһәр һәм республика көне
булсынмы – сездән башка үтми. Балалар һәм яшьләргә биргән игътибарыгыз өчен
аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Сез тулы бер буын яшь талантларны
тәрбиялисез. Казанда шундый киңкырлы шәхесләр булуы белән горурланам мин”, -
дип билгеләп үтте Мэр.
Очрашу азагында Илсур Метшин һәм Александр Сладковский истәлекле
бүләкләр белән алмаштылар.