(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Әдилә Галиева). Казан
шәһәре Думасының II сессиясе 28-нче октябрьдә шәһәр Ратушасында булачак. Сессия
эше 10.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Шундый карар бүген Казан шәһәре Думасы
Президиумы утырышында кабул ителде, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә
узды. Утырышта Президиум әгъзаларының 10-сы катнашты, карар кабул итәр өчен
кворум бар иде.
Казан шәһәре Думасы Президиумы карары нигезендә, киләсе
сессиядә депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар, шуларның берсе – план
буенча, калганнары шәһәр Башкарма комитеты һәм Законлылык, хокук тәртибе һәм
җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия тарафыннан тикшереп чыгуга
кертелгән:
Казан шәһәре скверлары һәм парклары турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә
бюджет процессы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре
муниципаль милеген хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең чикләрен үзгәртү
турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә территориаль
иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә ачык тыңлаулар
оештыру һәм үткәрү тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Татарстан Республикасындагы Казан шәһәре районнарының
территориаль сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатураларны
тәкъдим итү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре Думасының регламенты
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларының гамәлдән чыгуын
тану турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәренең төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү
турында;
Төрлесе.