(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Әдилә Галиева). “Казан-Арена”
стадионында газон җәю буенча эшләр тәмамланып килә. УЕФА таләпләре буенча,
5-нче ноябрьдә Европа лигасының Казан “Рубин”ы һәм Британия “Ливерпул”е
арасындагы төркем этабы матчының яхшы үтү өчен, стадионда тест-драйв –
профессиональ футбол лигасының даими матчы узарга тиеш. Мәйданның сынау матчына
әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Бу җәйдә “Казан-Арена” стадионында спортның су төрләре буенча
дөнья чемпионатын уздыру өчен вакытлыча конструкцияләр куелган иде. Хәзерге вакытта
стадионда тамашачыларның вакытлыча трибуналарына демонтаж ясала һәм даимиләре
кире куела. Шулай ук төзүчеләр металл каплам конструкциясен демонтажладылар, ә Голландиянең
“Queens grass” компаниясе белгечләре кырны әзерләү һәм газон җәю эшенә
күчтеләр.
Илсур Метшин “Queens grass” компаниясе белгече Стивен
Ринкстан газонга, кырда тернәкләнеп китәр өчен, күпме вакыт кирәк булачаклыгы
турында кызыксынды. Голландияле үләнне җәю буенча эшләр тәмамланды диярлек
инде, дип ышандырды.
Шәһәр башлыгы, спорт объектын караганнан соң, стадион
администрациясе вәкилләре, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм стадионны матчка
әзерләүне контрольдә тота торган Башкарма комитет җитәкчеләре белән эшкә
кагылышлы сораулар буенча фикер алышты.
Стадионда төзелеш мәсьәләләрен чишү ничек башкарылганлыгын
Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов җиткерде. Ул барлык эшләрнең дә график буенча алып
барылганлыгын билгеләп үтте. Әйтик, массакүләм-мәгълүмат чаралары зонасын
әзерләү эшен 21-нче октябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Подрядчы вәкиле, “ПСО
Казань” ҖЧҖ гендиректоры урынбасары Мурат Таҗетдинов сүзләренә караганда,
объектта бригада эшли, эшләрнең вакытында тәмамланачагына шик юк.
Төзелеш мәсьәләләреннән тыш, матчны уздыру буенча башка
төрле таләпләр дә бар. Әйтик, уенны трансляцияләү эше тәэмин ителергә, шулай ук
матчны 15 меңнән дә азрак булмаган тамашачы карый алырга тиеш.