Илсур Метшин яңа кадрлар үзгәреше турында игълан итте
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU,
19-нчы октябрь, Розали Заманова). Бүгенге муниципаль берәмлек органнары һәм
шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе яңартылган
составта узды. Яңа билгеләнешләр турында шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Казанның “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты”н МУП Гүзәл
Ананьева җитәкли башлады. Моңа кадәр ул департаментның финанс директоры иде,
соңыннан гендиректорның урынбасары булды. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, департаментның
эш нечкәлекләрен Гүзәл Ананьева яхшы белә.
Кулланучылар базары комитеты рәисе итеп Руслан Зәйнетдинов
билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, бу – шәһәр Башкарма комитеты структурасындагы
яңа комитет, шуңа да зур игътибар таләп итә.
“Торак-коммуналь
хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ башкарма директоры итеп Евгений Туз билгеләнде, ул
компаниядә 7 ел эшләп алды.
Яңа билгеләнгән хезмәткәрләргә Казан Мэры нәтиҗәле һәм
инициативалы эш теләде.