(Казан шәһәре KZN.RU,
19-нчы октябрь). Казандагы җәмәгать транспорты уңайлы гына түгел, куркынычсыз
да булырга тиеш. Пассажирларга хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшне камилләштерү
өчен, һәр автотранспорт предприятиесендә ЮХИДИ белән берлектә инструктажлар үткәрергә
кирәк. Эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин, узган атнада шәһәрдә
җәмәгать транспортлары катнашлыгында булган юл-транспорт вакыйгаларын шәрехләп,
шундый бурыч куйды.
Резонанс юл-транспорт вакыйгасы автобус катнашлыгында
булган. 8-нче октябрьдә Зәкиев урамында кызыл автобус йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм җиңел машина
белән бәрелешкән, җиңел машина йөртүчесенең сәламәтлегенә җитди зыян килгән.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сүзләренә
караганда, юл-транспорт вакыйгаларының саны артуы сезонга да бәйле.
Тагы ике резонанс юл-трансопрт вакыйгасы трамвай
катншлыгында булган. 11-нче октябрьдә бер трамвай икенчесен “куып җиткән”,
бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Ә 14-нче октябрьдә Ямашев проспектында
трамвай йөртүчесе 64 яшьтәге пенсионер ханымны бәрдергән, ул рөхсәт ителмәгән
урында юл аркылы чыга торган булган, нәтиҗәдә җәяүле үлгән.
Илсур Метшин җәмәгать транспортлары катнашлыгындагы
юл-транспорт вакыйгаларын җентекләп анализларга кушты. “Бик тә хәвефле фактлар.
Автопредприятиеләргә барырга, тиешле чаралар күрергә кирәк. Бүген кичкә кадәр
әлеге юнәлештәге эшнең планын миңа әзерләп бирүегезне сорыйм. Әлеге эшкә
депутатлык корпусын, ЮХИДИ, җәмәгатьчелекне дә җәлеп итү мөһим. Казанда җәмәгать
транспортлары уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш”, - дип ассызыклады Мэр.