(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Розали Заманова).
Туризм – Казанда шәһәр хуҗалыгының иң перспективалы һәм зур үсеш кичерә торган тармакларының
берсе. Шуңа да Казанга килүче кунакларның бирегә кире әйләнеп кайтуларына ирешү
өчен кунакларны кабул итү дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк. Әлеге
фикерне бүген эшлекле дүшәмбе утырышында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин
җиткерде.
Ел башыннан Казанда 1,7 млн. турист булып киткән. Узган ел
исә Казан ел дәвамында шуның кадәр турист кабул иткән булган. Башкалада булып
киткән туристлар саны 2015 ел ахырына ике миллионнан артып китәр дип фаразлыйлар.
Бу турыда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Казан шәһәр
Думасы рәисе урынбасары Евгения Лодвигова җиткерде.
Позитив күрсәткечләрне саклап калу өчен, Татарстан
башкаласында туристларны җәлеп итү буенча эшне туктатырга ярамый. “Туризм –
Казанда зур үсеш кичерә торган тармакларның берсе. Ләкин әлеге өлкәдә безгә бик
күп эшләр башкарырга кирәк, - диде И.Метшин. – Казанны бик кыйммәтле асылташ
дип карасак, әлегә аның барлык кырлары да ялтырап тормый. Хәзерге вакытта
булдырыла торган шартлар кунаклар өчен уңайлы булу белән бергә, шәһәр халкы
өчен дә уңай була бара. Безгә шәһәребез турында бик үзенчәлекле итеп сөйли
белергә һәм туристлык бизнесы вәкилләре белән төрле туристлык бәйгеләрендә һәм
ярминкәләрдә катнашырга кирәк”.
Тулаем алганда, Казанда туристлык трафигы үсештә: 10 ел элек
туристлар саны 500 мең кеше булса, биш ел элек – 1 млн. кеше, бүген исә туристлар
саны ел ахырына ике миллионнан артып китәчәк. Әлеге күрсәткечләргә бу елда
үткән спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәсендә ирешелгән – әлеге
чара уңаеннан Казанда 170 меңнән артык турист булып киткән. Якын арада Казанда
туристлар агымы даимигә әйләнергә тиеш.
“Без әлеге күрсәткечләр белән генә чикләнеп калырга
уйламыйбыз. Иң мөһиме, безгә киләсе ел өчен төгәл бурычларны билгеләп кую һәм
вакыйгалы туризмга зур игътибар бирү кирәк, - диде Евгения Лодвигова. – Туристлар
безгә ел дәвамында килергә тиеш, моңа ирешкән очракта туристлар агымы даимигә
әйләнәчәк”.
hotels.com хезмәте тикшеренүләре нигезендә, Казан чит ил
туристлары арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала иң популяр Россия
шәһәрләренең берсе булып санала.
Моннан тыш, туристлар җирле сувенирларга бик зур игътибар
бирәләр. Мисалга, Евгения Лодвигова сүзләренчә, Казанда спортның су төрләре буенча
үткән чемпионат барышында күннән эшләнгән 10 мең пар милли татар аяк киеме
сатып алынган. Бу кунакларның, Кытай аналогларына игътибар итмичә, бераз акча
өстәп, татар осталары тарафыннан җитештерелгән чын сувенирлар алырга әзер
икәнлекләрен сөйли.