(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанның
Мәскәү районында сынау рәвешендә чүпне аерым җыю программасын башлап
җибәрделәр. Районга 10 контейнер урнаштырылган, болай эшләү калдыкларны
экологик ысул белән юкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Чүпне аерым җыюдан янга калган
материаль чаралар хисабына идарә компаниясе ишегалларында балалар өчен уен
мәйданчыклары төзи. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен Казан Мэры Илсур Метшин
бәяләде.
Шәһәр башлыгына төрләргә бүленгән калдыкны ташый торган фургонны
күрсәттеләр. И.Метшин Мәскәү районында калдыкларны аерым җыю тәкъдиме белән
чыккан идарә компаниясенең фикерен хуплады. Яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итү
өчен аларга үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим ителгән: чүпне аерып җыюдан янга
калган материаль чаралар хисабына ишегаллары төзекләндереләчәк.
“Өч ай дәвамында без сынау мәйданчыкларында эшләп карыйбыз,
аннан соң башка ишегалларында яшәүчеләргә аерым тәкъдимнәр белән чыгачакбыз, -
дип сөйләде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов.
– Эшне болай итеп оештыру шәһәр халкы белән бергә, идарә компанияләре өчен дә
бик отышлы. Чөнки әлеге эшчәнлек төре нәтиҗәсендә читкә чыгарыла торган
калдыклар күләме кими”.
Мәскәү районы идарә компаниясе директоры Олег Калимов
сүзләренчә, хәзерге вакытта калдыклар аерым җыелган чорда 60 мең сум тирәсе
акча тотылмый калган, төрләргә бүленгән калдыклар икенчел эшкәртүгә озатылган, моның
өчен өстәмә 70 мең сум акча бирелгән. Әлеге акчалар хисабына идарә компаниясе
балалар мәйданчыкларына кую өчен атынчыклар сатып алган.
Үзара файда китерә торган мондый хезмәттәшлек, белгечләр
фикеренчә, башка шәһәр халкына да әлеге программага кушылырга этәргеч бирәчәк.
Калдыкларны аерым җыюда катнашырга теләге Казан халкы идарә компаниясенә мөрәҗәгать
итеп, гариза яза ала.
Мэрга шулай ук Мәскәү районында урнашкан урамнарны чистарту
өчен алынган махсус техника берәмлеген дә күрсәттеләр. Олег Калимов сөйләгәнчә,
“Чистик” – ул елның төрле фасылында эшли торган күп функцияле машина. Җәй
айларында ул урамнарны тузаннан арындыра, чәчәк түтәлләренә су сибә, кыш
айларында исә юл һәм тротуарларны кардан чистарта. Мондый төр бер машина 30
ишегалды себерүче хезмәтен алыштыра икән. Киләчәктә идарә компаниясе әлеге
махсус техника берәмлеген арттырырга ниятли.