(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь, Ксения Швецова). Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан, бу елда яңартылган “Кеды”
яшүсмерләр клубының эшчәнлеген бәяләде. Элек “Электрон” исемен йөрткән клуб,
бик зур реконструкция эшләреннән соң бу елның сентябрь аенда ачылды. Шәһәр
башлыгы дәресләргә керде, укыту бүлмәләрен карады, клубта тәрбияләнүчеләр белән
аралашты.
“Без балачакта буш вакытларны яшүсмерләр клубында үткәрә
идек, - дип фикерләре белән уртаклашты Илсур Метшин. - Әлеге гореф-гадәтләрнең
кире әйләнеп кайтуы безнең өчен зур шатлык. Мәктәптән соң балаларның яраткан
мавыгулары хоккей, футбол, шахмат, журналистика белән шөгыльләнә торган
урыннары булырга тиеш. Үткән еллардагы әлеге тәҗрибәләрнең Казанда яңартылуын
телибез”.
ТР Министрлар Кабинеты карары белән яшүсмер клубларын
төзекләндерү өчен бу елда 100 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге
программа кысаларында Казанның “Старт”, “Кояш нуры”, “Кеды”, “Бокс” һәм “Эфебия”
дигән биш клубы төзекләндерелгән. Бу төр эшләргә 38,3 млн. сум күләмендә акча
тотылган. Өстәмә 2,5 млн. сумга мебель һәм җиһазлар сатып алынган.
Элек “Электрон” исемен йөрткән “Кеды” клубында төзекләндерү
эшләре гыйнвар аенда башланган. Август аенда исә төзекләндерү эшләре тулысынча
тәмамланган. Сентябрь аенда исә биредә дәресләр башланган. Клубның директоры
Диана Фәизова Мэрга укыту-тәрбия эшендә гадәти булмаган алым кулланылуы – укытуда
файдаланыла торган һәр бишенче бүлмәнең “үз” төсенә буялуы турында сөйләде.
“Төсләр психологик үзенчәлекләрдән чыгып сайланды, - диде Диана Фәизова.
Мәсәлән, кызгылт сары һәм сары – ачык төсләр, әлеге төсләр активлыкны арттыра,
аларны спорт блогында кулландык. Яшел һәм зәңгәр төс акыл эшчәнлеген арттыра,
шунлыктан алар интеллектуаль блокта файдаланылды”.
Беренчеләрдән булып Мэр зәңгәр бүлмәгә керде, биредә журналистика
буенча дәресләр үткәрелә икән. Монда шәһәр башлыгы булачак журналистларның
сорауларына җавап бирде, аларга уңышлар теләде.
“Нинди генә һөнәр сайласагыз да, иң яхшылардан булырга
тырышыгыз. Бөтен кеше дә банкир, юрист яки прокурор була алмый. Һөнәрләр бик
күп. Фотограф, музыкант, троллейбус йөртүче... Кайсын гына сайласагыз да – шул
өлкәдә иң яхшы белгечләргә әйләнегез”, - дигән теләкләр теләде И.Метшин. Сүз
уңаеннан, Мэрның клубка килүе биредә белем алучы яшь баланың туган көне белән
туры килде. Кызга Мэр котлау сүзләре җиткерде һәм аңа истәлекле бүләк тапшырды.
Капиталь төзекләндерү эшләреннән тыш, биредә яшәүчеләрнең
күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, территория төзекләндерелгән: спорт
мәйданчыгы барлыкка килгән һәм балаларның уен мәйданчыгына атынчыклар
урнаштырылган. Әлеге территорияне карап йөрү барышында Илсур Метшин биредә
яшәүчеләр белән аралашты. Микрорайонда яшәүчеләр башкарылган эшләр өчен Илсур
Метшинга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.