Илсур Метшин “Рубин” клубы футболчылары белән очрашты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Казанның Авиатөзелеш
районындагы “Рубин” футбол клубының спорт базасында клубның яңа президенты
Илсур Метшинның футболчылар, тренерлар штабы һәм коллектив белән очрашуы үтте.
Илсур Метшинны комнадага “Рубин” клубының экс-президенты
Валерий Сорокин тәкъдим итте. “Попечительләр советы утырышында минем отставкага
китү карары кабул ителде. Миңа клубның яңа президентын тәкъдим итү дәрәҗәле эше
йөкләнелде. Әлеге вазыйфаны Илсур Метшин билгеләячәк. Хәзерге вакытта “Рубин”
алдында катлаулы бурычлар тора. Уеннар күп булачак, өч фронтта да диярлек. Гамәлдәге
тренерлык штабыннан эшне гадәти режимда дәвам итүләрен сорыйм”, - диде Валерий
Сорокин.
Илсур Метшин Валерий Сорокинга һәм аның командасына
башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Клуб президенты фикеренчә, әле алда
эшлисе эшләр шактый һәм алдагы тәҗрибә дә зур әһәмияткә ия.
Шулай ук Илсур Метшин футболчыларга, тренерларга һәм клуб
коллективына яңа генераль директорны – Илгиз Фәхриевны тәкъдим итте.