(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар көннәре кысаларында берничә яңа
паркта һәм скверда булды. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты
Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесее помощник
Наталия Фишман, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата
йөрде.
Беренче парк Химиклар мәдәният сарае янәшәсендәге «Наратлык»
булды. Парк территориясе 12 га тәшкил итә.
Реконструкциядән соң монда заманча инфраструктура: балалар
уеннары өчен мәйданчыклар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут-зона, футбол һәм
волейбол мәйданчыклары, ял итү зонасы булдырылган. Киләчәктә паркта шигърият
һәм тарихка багышланган тематик мәйданчыклар оештырырга ниятлиләр.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов балалар мәйданчыгын карап чыкты.
Бу зона балаларны химия белән таныштыру максатларында корылган: уен
аттракционнары лаборатор приборлар һәм химик элементлар рәвешендә ясалган.
Мәйданчыкта Менделеев таблицасы да бар.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов «Таиф» ширкәтләр
төркеменә паркны реконструкцияләүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген булдырылган һәрнәрсәне саклап тотсак иде. Парк берничә ел элек нинди
ташландык хәлдә булганны барысы да хәтерли. Шуңа күрә һәрберебез бу матурлыкны
сакларга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Харовое күле» скверына юнәлде.
2012 елда күл территориясендә төзелеш алып бару куркынычы туган: җир өч өлешкә
бүленгән булган инде. Шунда яшәүчеләр инициатив төркем төзегәннәр. 2013 елда
Рөстәм Миңнеханов җир белән барлык алыш-бирешләрне юкка чыгарырга һәм Харовое
күле тирәсендә шәһәр скверы корырга кушкан.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча
башкаручы яңа скверны карап чыкты һәм махсус стендлар белән танышты, стедларда
бу күлдә яшәүче хайваннар, кошлар һәм андагы уникаль үсемлекләр турында
мәгълүмат бирелгән.
Аннары ул «Яшьлек» скверына барды. Реконструкциядән соң
сквер территориясе ике өлешкә бүленгән: күргәзмә өлеше һәм чәчәклекләр. Монда
шулай ук велосипед юллары да корылган.
Скверда 7,5 меңләп куак һәм йөздән артык агач утыртылган.
«Яшьлек» скверы Казанда заманча ландшафт архитектурасы алымнары белән төзелгән
беренче гавами пространство булачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы заманча шәһәр скульптураларының фотосурәте күргәзмәсе белән
танышты, яшьләр рок-төркеме концертын карады һәм Казан Мэры Илсур Метшин белән
бергә күчмә кафе янәшәсендә кофе эчте.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов яңартылган Лядской бакчасын
карады. Гомуми мәйданы – 2,3 га, реконструкция хакы – 55 млн. сумнан артык.
Лядской бакчасы территориясендә балалар һәм спорт
мәйданчыклары корылган, бөтен зонада түләүсез wi-fi бар.
Бакча ачылу уңаеннан тере скульптуралар күргәзмәсе эшләде,
кунаклар өчен оркестр уйнады.
Рөстәм Миңнеханов Лядской бакчасында якын-тирәдә яшәүче халык
белән аралашты. Моннан тыш, ул үзенең ярдәмчеләре белән якындагы тарихи ядкарьләр
язмышы буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.