(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Әдилә Галиева). Казанда
бүген “Яр” (“Берег”) шәһәркүләм скульптура һәм инсталляция фестивале
тәмамланды, аның кысаларында архитекторлар, дизайнерлар һәм студентлар Казансу
яр буенда 7 арт-объект ясаганнар. Гадәти булмаган инсталляцияләрне ТР башкаласы
җитәкчесе Илсур Метшин да бәяләп кайтты. Казан Мэры проект авторлары белән
аралашып алды, җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү идеяләрен карады һәм
креатив эшләрнең күбесе яңартылган яр буйларын, паркларны һәм скверларны бизи
алыр иде дип җиткерде.
“Шундый талантлы, креатив яшьләр безнең Казаныбызда яшәүләре
белән горурланам мин. Сезнең иң кыю идеяләрегезнең безнең паркларда һәм
скверларда, яр буйларында, яңа микрорайоннарыбызда тормышка ашырылуын телим”, -
дип билгеләде Илсур Метшин.
Яшьләрнең креатив эшләрен Казан Мэры белән берлектә Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов һәм шәһәрнең баш
архитекторы Татьяна Прокофьева да карады.
“Яр” фестивале
Казанда инде өченче тапкыр оештырыла. Беренче һәм икенче фестиваль барышында
катнашучыларга билгеле бер темалар – “Күк” һәм “Җил” темалары бирелгән иде, бу
елда оештыручылар командаларның фантазияләренә чикләр куймаска булган һәм
композиция темасын сайлауда тулы ирек биргәннәр. Нәтиҗәдә яр буенда бер-берсенә
гомумән ошамаган арт-объектлар барлыкка килгән.
Инсталляцияләрне карап чыкканнан соң Илсур Метшин яшьләргә
үзенчәлекле идеяләре өчен рәхмәт белдерде, кызыклы проектларны Казан
почмакларында тормышка ашырырга кушты.
Фестивальнең ябылу тантанасында Казан Мэры команда
капитаннарына бүләкләр һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты
символикасы төшкән призлар тапшырды.