(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Альберт
Мортазин). Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XLV сессиясе башланды, ул
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза.
Залда 45 депутатның 42-се катнаша, карар кабул итәр өчен
кворум бар.
Көн кадагында түбәндәге
мәсьәләләр тора:
Казан шәһәренең Почетлы гражданины
турында;
Казан шәһәрендә Спортның су төрләре
буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатын уздыруның нәтиҗәләре турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән
файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары
картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Төзекләндерү
кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан
шәһәренең муниципаль бүләкләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр
кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр
чикләрен урнаштыру турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
чикләрен үзгәртү буенча ачык тыңлаулар билгеләү турында;
Казан шәһәре Думасының икенче
чакырылыш эше нәтиҗәләре турында;
Төрлесе.