(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Зилә
Гайфи). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәре Думасының XLV сессиясе
утырышы кысаларында шәһәр бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында –
Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән казанлылар.
Бүләкләр тапшырыр алдыннан Казан
Мэры шәһәр Башкарма комитетындагы кадрлар үзгәреше хакында әйтеп үтте. “Мәктәп
укучыларын һәм балалар бакчаларындагы сабыйларны кайнар ризык белән тәэмин
итүгә зур өлеш керткән “Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты” МУП
җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин үзенең вазыйфасыннан китә. Аның җитәкчелегендә Универсиада
һәм XVI Спортның су төрләре чемпионаты катнашучылары өчен туклану эше оештырылды.
Хәзер ул башка юнәлешкә китә – “Казан Банкы”ны вице-президент итеп билгеләнә”,
- диде Илсур Метшин һәм Ирек Мөхәммәтшинга Казан Мэрының Рәхмәтен тапшырды.
Намуслы хезмәте һәм шәһәрнең
сәламәтлекне саклау системасы үсешенә зур өлеш кертүе өчен Казан Мэрының
Рәхмәте “12-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” ААҖ генераль директоры Рамил
Әхмәтовка тапшырылды, моңа кадәр ул 8 ел ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан
буенча Сәламәтлекне саклау идарәсендә җитәкче булып эшләгән һәм шәһәр медицина
үсешенә шәхсән зур өлеш керткән.
Шулай ук Казан Мэрының рәхмәте “Рубин”
футбол клубы генераль директоры Илгиз Фәхриевка да белдерелде.
Илсур Метшин бүләкләнүчеләргә
уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Хезмәттәшләребезгә рәхмәт сүзләре
ирештерәсе килә. Сезнең һәрберегез шәһәр үсеше өчен зур эш башкарды, эш тәҗрибәгез
бар, командада эшли һәм куелган максатларга ирешә беләсез. Ихластан яңа эшегездә
уңышлар телим”, - диде Мэр.