(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче
сентябрь, Зилә Гайфи). “Казанның Почетлы гражданины” исеме РФ Кораллы көчләр
Генераль штабының җитәкчесе, Россия оборона министрының беренче урыбасары
Валерий Герасимовка бирелде. Әлеге карарны бүген Казан шәһәре Думасының XLV
сессиясе барышында депутатлар кабул
итте.
Россия Кораллы көчләр Генштабы
җитәкчесе, Россия оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий
Герасимов Казанда туган. Валерий
Герасимов Казан суворов училищесында,
Казан югары команда танк училищесында белем алган. Татарстан башкаласында
гыйлем алып, Валерий Герасимов гомере буена хәрби һөнәренә тугры кала: ул рота
командирыннан алып армия генералына кадәр юл үтә, үзенең гражданлык бурычын
фидакарьләрчә һәм намус белән башкара.
Илсур Метшин Валерий Герасимовның
төп казанышларын билгеләп үтте. “Валерий Герасимов беркайчан да Казан белән
элемтәне өзмәде: суворов һәм танк училищеларының чыгарылыш курс студентларының киләсе
тормышларына битараф кала алмады, ветеран-офицерларга карата игътибар-ихтирам
күрсәтеп килде, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны мәңгеләштерү буенча зур эш
башкарды. Ул Казанда Җиңүнең 70 еллыгына Җиңү паркын реконструкцияләүгә зур
ярдәм күрсәтте, ачык һавада оештырылган музейга уникаль тарихи хәрби техника,
шул исәптән “Т-34” легендар танкын бүләк итте. “Казанның Почетлы гражданины”
исемен бирү – казанлыларның үз якташларына карата булган ихтирам билгесе”, -
дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.