(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионаты Татарстан башкаласын дөньякүләм аренада танытты һәм шәһәрнең спорт абруен ныгытты. Казанда узган су
мундиаленың нәтиҗәләрен Казан шәһәре
Думасының XLV сессиясендә ясадылар.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә 2015
елгы дөнья чемпионаты кебек халыкара дәрәҗәдәге чараларны уздыру туристик инфраструктура үсешендә
зур роль уйный. Биредә, шәһәр башлыгы фикеренчә, сан күрсәткечләре
генә түгел,
сыйфат күрсәткечләре дә зур әһәмияткә ия. “Әлеге
юнәлеш шәһәр
сәясәтендә өстенлекле
өлкәләрнең берсе
булып тора”, - дип белдерде Татарстан башкаласы җитәкчесе.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе”
автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль
директоры Азат Кадыйров бүгенге көндә Казан
нык үсеш алган инфраструктуралы спорт башкаласы,
дип билгеләп үтте. Шәһәрдә 2013 елгы Универсиаданы уздыру Татарстан башкаласын
үзгәртте
һәм халыкара спорт чараларын, шул исәптән Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионатын уздыруга әзерләргә дә булышты, дип билгеләп үтте А.Кадыйров.
Азат Кадыйров узган чемпионат күп күрсәткечләр
– катнашучыларның, яуланган медальләр саны буенча да уникаль булды, дип билгеләп үтте.
Әлеге
вакыйганың транляциясе дөньяның
100-дән артык илендә күрсәтелгәне
дә искәртеп
үтелде.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе”
автоном коммерцияле булмаган оешманың гендиректоры
мәдәни
программа 2015 елгы дөнья чемпионатының үзенчәлекле ягы булганлыгын җиткерде.
Туризмга булышлык күрсәтү комитеты рәисе
Евгения Лодвигова Казанның кунакчыллыгы
күп кешеләрне
шәһәребезгә
тартып торганлыгын раслады. Е.Лодвигова сүзләренә
караганда, соңгы 5 ел эчендә Казандагы туризм моңарчы күрелмәгән югарылыкларга
җиткән.
“Универсиада һәм 2015 елгы дөнья чемпионаты мирасы – шәһәребезгә
туристларны мөмкин булган кадәр күбрәк җәлеп
итә торган база”, - дип хәбәр
итте Е.Лодвигова. Аның фикеренчә, мондый вакыйгалар шәһәрдәге инфраструктура,
хезмәт күрсәтү өлкәсе,
кунакчыллык үсешенә зур этәргеч
булып тора.
Казан Мэры Илсур Метшин Спорт
проектлары башкарма дирекциясенә, шулай
ук Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатын оештыруда катнашучыларга рәхмәт
белдерде. “Без зур юл үттек. Әлеге проектлардан, безгә карата булган мондый игътибардан, дустанә җентекле
эштән башка, мондый нәтиҗәләргә
ирешә алмас идек. Ә нәтиҗә сөендерерлек
– 2015 елгы дөнья чемпионаты тарихтагы иң яхшысы дип табылды”, - дип билгеләп үтте
шәһәр башлыгы һәм киләчәктә Казан
алдында әле күптөрле яңа проектлар һәм
үсеш юллары тора дип билгеләп үтте.