(Казан шәһәре KZN.RU,
7-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Казан
халыкның яшәү сыйфаты буенча лидерлар исемлегенә керде. Соңгы биш елда шәһәр төзелеше
һәм төзекләндерү сәясәте,
социаль объектлар һәм транспорт
инфраструктурасы төзелеше өлкәсендә сизелерлек уңышларга
ирешелгән. Бу хакта XLV сессиясендә башкала Ратушасында, Казан шәһәре Думасының
икенче чакырылышы эшенә нәтиҗәләр чыгарганда, шәһәр
Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Депутатлар каршында чыгыш ясап, Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының
икенче чакырылыш эше тәмамлануын һәм бишьеллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару вакыты килеп җиткәнлеген билгеләп үтте.
“Без шәһәрнең социаль-икътисади үсеше
программасын тормышка ашыруга аерым игътибар юнәлттек.
Утырышларда депутатлар уртача хезмәт
хакын күтәрү, торак белән
тәэмин итү,
тормыш өчен уңайлы шартлар булдыру, эшмәкәрләргә булышу мәсьәләләрен күтәреп килделәр.
Депутатларның игътибар үзәгендә бюджетны формалаштыру булды, ул бүгенге көндә дә социаль
юнәлештә
- 60%-тан артык чара социаль өлкәгә юнәлтелгән”,
- диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры сүзләренә
караганда, вәгъдә ителгәннәрнең күбесе башкарылган. Шәһәр төзелеше һәм төзекләндерү сәясәте,
социаль объектлар һәм транспорт инфраструктурасы
төзелеше өлкәсендә
сизелерлек уңышларга ирешелгән. Шәһәр
шартларын яхшырту белән беренче чиратта
яшәүчеләр
үзләре
дә кызыксына.
Шәһәрнең социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашырган вакытта традиция буенча социаль
өлкәгә зур игътибар бирелгән. Соңгы биш елдагы өстенлекле юнәлешләр – балалар бакчалары һәм мәктәпләр,
спорт мәйданчыкларын төзекләндерү һәм
капремонт үткәрү.
Илсур Метшин фикеренчә,
узган биш ел Казан тарихында якты эз калдырган. “Казан халыкның яшәү
сыйфаты буенча илдә лидерлар исемлегенә керде. Биредә
депутатларыбызның, халкыбызның, предприятиеләр
һәм иҗтимагый
оешмаларның роле зур. Депутатлык корпусы
исеменнән без республика җитәкчесенә, ТР Хөкүмәтендәге һәм
ТР Дәүләт
Советындагы хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез.
Шуның белән
бергә халкыбыз бездән яңа
уңышларга ирешүебезне көтә. Казан шәһәре
Думасының киләсе чакырылышына җитди көчләр
сарыф итәргә туры киләчәк. Без гражданнарның шәһәребезне ничек күрергә
теләүләре
турындагы фикерен төгәл белергә
тиешбез. Халык белән бер командада без
Казанны Россиядә яшәү өчен
иң яхшы шәһәр
итәчәкбез”,
- дип җиткерде Мэр.