(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче
сентябрь, Зилә Гайфи). Казанның Идел буе районындагы “Зөбәрҗәт шәһәр” (“Изумрудный
город”) торак микрорайоныда 140-нчы номерлы яңа балалар бакчасы ачылды. Балаларны,
аларның ата-аналарын һәм педагогларны “өй туе” белән Казан Мэры Илсур Метшин
котлады.
“ТР Президенты программасы һәм федераль
хакимиятнең “Юл картасы” буенча без чираттагы балалар бакчасын ачабыз. Биредә
безнең балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсыннар өчен барысы да бар”, - дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
Төзекләндерелгән уен мәйданчыгы
булган “Зөбәрҗәт” (“Изумруд”) балалар бакчасы Батыев ур., 11а адресы буенча гомуми
мәйданы 1903,2 кв.м булган өч катлы бинада урнашкан. Илсур Метшин мәктәпкәчә
белем бирү учреждениесенең биналарын карады, балалар һәм аларның әти-әниләре
белән аралашты, дәресләрдә булды. Ачылыш уңаеннан балалар бакчасы хезмәткәрләре
һәм биредә тәрбияләнүчеләр зур булмаган концерт әзерләгән иде, балалар татар
һәм рус телләрендә бию, җырлар башкарды, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында традиция буенча
балалар бакчасы директорына спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат
тапшырылды, балаларга торт бүләк ителде. Балалар бакчасында шулай ук Башкарма
комитет җиткәчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Вахитов һәм Идел буе администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар
булып кайтты.