(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Бүген Казанда Х.Ямашев
проспектында "Континент" дип
аталган яңа балалар паркы ачылды.
Ачылыш
тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Рөстәм
Миңнеханов өчен яңа парк буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман һәм парк проектының авторы Дарья Толовенкова үткәрде, дип хәбәр итә ТР
Президентының матбугат хезмәте.
Парк Татарстанда Парклар һәм скверлар елы кысаларында ачылды. Башкаланың
күп кешесе аның белән Парклар һәм скверлар көнен бәйрәм иткән көннәрдә танышып
өлгерде, хәзер ул үз ишекләрен даими йөрүчеләр өчен ачты. Парк берничә секторга
бүленгән, алар континент исемнәре белән аталган, анда спорт зонасы, шул исәптән
экстремаль уеннар өчен, шулай ук балалар һәм үзәк мәйданчыклар бар.
Рөстәм Миңнеханов парк территориясе белән танышты, ачылышка килгән кешеләр
белән аралашты, паркның нәни кунаклары белән истәлеккә фотосурәткә төште.
Глобус сурәтләнгән стендта, паркка килгән башка кешеләр беррәттән, буяу белән
ясалган үз кулының эзен калдырды.
Паркка килгән кунаклар өчен уен программасы, халык иҗаты
буенча тематик остаханәләр, инглиз теле дәресләре, дөнья халыклары
гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныштыра торган башка мастер-класслар
оештырылган иде.