(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Бүген
Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча “Алтын алка” дип аталган яңа боз
сарае ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты
вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә
Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Төзелеш урынында капсула 2014 ел августында салынды. Яңа объектта боз
мәйданы, тренажер залы, аэробика залы, тимераякларны саклау, киптерү, кием
алмаштыру, судьялар һәм тренерлар өчен бүлмәләр һәм башкалар бар. Бинаның
гомуми мәйданы – 5 855 кв.м. Трибуналарда тамашачылар урыннарында 200 кеше
урнаша ала.
Боз сараен төзүгә акча федераль бюджеттан (100 млн. сум) бүленеп бирелү
2013 елда һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестивалендә
җиңүче төбәкне бүләкләүдә каралган иде. Ул вакытта “Чемпионнар лигасы”
дивизионы җиңүчесе исеменә Казаннан “Казанские драконы” хоккей командасы лаек
була. Төзелешкә өстәмә акчалар шулай ук республика һәм муниципаль бюджетлардан
бирелде. “Алтын алка” янында 113-нче һәм 146-нчы номерлы шәһәр мәктәпләре урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов спорт комплексында тренажер залын һәм нәфис гимнастика
белән шөгыльләнү залын карап чыкты.
Тантана үзе бозда узды. Рөстәм Миңнеханов җыелган
кешеләрне сәламләде һәм Татарстанда хоккей үсешенең темплары белән горурлануын
ассызыклады. “Бүген бездә балалар да, олылар да хоккей уйнарга ярата. Минемчә,
республикада моның өчен бөтен шартлар булдырылган. Бүген Татарстанда 40 боз
сарае эшли. Һәм хәзер сезнең белән бергә чираттагысын ачабыз”, - дип мөрәҗәгать
итте ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул боз сараеның башкаланың
“Казанские драконы” командасының уңышы нәтиҗәсендә төзелүен шәрехләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов аларга алга таба яңа җиңүләргә ирешүләрен теләде.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, әлеге спорт корылмасы шәһәрнең халык күпләп яши торган районнарының берсендә
сафка бастырылды, бу яшьләр арасында хоккейны популярлаштыруга ярдәм
итәчәк, дип билгеләп үтте.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин
“Татарстан” командасы составында “Казанские драконы” командасына каршы
иптәшләрчә матчта уйнады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.