(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Альберт Мортазин). Казанда
масштаблы реконструкциядән соң чираттагы парк – Мәскәү урамы буенча Киров исемендәге
бакча ачылды. Яңартылган парк ачылышында ТР
Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур
Метшин катнашты.
Ачылу чарасына шулай ук Татарстан Республикасы Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов һәм инвестор-компаниянең вәкилләре
килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин
паркның яңартылган территориясен карадылар һәм
башкарылган эшнең сыйфатын бәяләделәр.
Алар ачылыш тантанасына чакырылган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән
аралашып алды һәм истәлеккә күмәк фотога төште.
Парк ачылышы уңаеннан территориядә
ике музыкаль коллектив – “Фантазия” джаз-оркестры һәм
Р.М.Яхин исемендәге 3-нче номерлы Балалар музыка мәктәбенең гитарада уйнаучылары ансамбле чыгыш ясады.
Киров исемендәге бакчаның гомуми мәйданы
1 гектарны тәшкил итә, ул Казан үзәгендә урнашкан һәм ландшафт
архитектурасы ядкяре булып тора. Элек бу бакча урынында атаклы Печән
базары булган.
Бакча уртасында Җир шарын кулларында тотучы өч
атлет рәвешендәге скульптура композициясеннән
торган фонтан касәсе урнашкан, ул 1935 елда корылган булган.
Озак вакыт фонтан эшләмичә торган һәм 2013 елгы Универсиадага
яңартылган. 2015 елда, паркка капиталь ремонт ясаганда, әлеге
конструкция тулысынча реконструкцияләнгән.
Реконструкция кысаларында койма, керү урыны һәм
кече архитектура формалары тулысынча яңартылган. Шулай ук яңа
газон чәчелгән, яктырту элементлары монтажланган,
аз мобильле кешеләр өчен уңайлы мохит элементлары урнаштырылган.
Моннан кала, паркның бөтен территориясендә чәчәкләр,
яңа агач һәм куаклар утыртылган, Wi-Fi һәм
видео күзәтү системасы куелган. Бу сезонда
шулай ук балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм яңа
агачлар утырту планлаштырыла.