(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Зилә Гайфи). Шәһәрнең Мәскәү районындагы Яруллин урамында
урнашкан Казан дәүләт
энергетика университетының студентлар шәһәрчегендә 560
урынлык 19 катлы яңа тулай торак ачылды. Бүген
чит җирләрдән килгән студентларны әлеге
вакыйга белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Шәһәр
җитәкчесе белән бергә
тулай торакны Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов
һәм Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов карап кайттылар.
Илсур Метшин тулай торакның студентлар советында булды, биредә
активистлар университет өчен мөһим булган карарларны кабул итәләр.
Шәһәр җитәкчесе
студентларның кайсы шәһәрләрдән килүләре турында кызыксынды. КДЭУ Башкортстан,
Самара өлкәсе, Марий Элның,
шулай ук ерак Сахалинның чыгарылыш сыйныф укучылары арасында
популяр булып тора икән. “Башкортстан студентлары
15-20%-ны тәшкил итә, бу зур сан
булып тора. Шунысы кызык, аларның барысы да диярлек безнең шәһәрдә
яшәргә калалар”, - ди КДЭУ ректоры Эдвард
Габдуллаҗанов. Илсур Метшин фикеренчә, моңа шаккатырга да кирәкми,
Казан һәрвакытта республикадан читтә дә
белем бирү сыйфаты белән дан тотты. “Безнең сәясәт
шуннан гыйбарәт тә инде, белемне бездә
алсыннар өчен яшьләрне җәлеп итүдән.
Без үз алдыбызга Казанны Урал һәм Идел буеннан студентларны тартып тора
торган шәһәр итү бурычын куябыз”, - диде Мэр.
Яруллин урамында урнашкан яңа бинаның төзелеше
2013 елның сентябрендә башланган иде, ул – Казан энергетика
университетының өченче тулай торагы, икесе 2-нче
Юго-Западная урамында урнашкан. Яңа тулай торакны ачу көтеп
алынган вакыйга булды. КДЭУда 9597 студент белем ала, шуларның
6959-ы – башка шәһәрләрдән килгән яшьләр һәм
264-е – чит ил вәкилләре. Өч тулай торакта барлыгы 1410 кеше
яши.
Халыкара хезмәттәшлек аркасында КДЭУда шулай ук ерак
һәм якын көнчыгыштагы 27 илдән 264 чит ил студенты һәм аспранты укый.
Яруллин урамында урнашкан яңа тулай торакта чит җирләрдән һәм
чит илләрдән килгән студентларга
яшәү, уку һәм ял өчен уңай шартлар булдырылган. Беренче чиратта
аның фатир тибында булуын билгеләп үтәргә кирәк. Тулай торакта гомуми мәйданы
7651,41 кв.м булган 110 бер, ике һәм өч бүлмәле фатир блоклары урнашкан. Аларның һәрберсендә
балкон, бәдрәф һәм юыну бүлмәләре, көнкүреш техникасы белән
кухня бүлмәсе, мебельләр
белән йокы бүлмәсе, киң коридор бар. Шулай
ук бинада ике лифт каралган. Илсур Метшин торакның сыйфатына игътибар юнәлтте,
блоклар студентлар өчен максималь уңайлы
итеп җиһазландырылганлыгын билгеләп үтте.
Очрашу азагында шәһәр җитәкчесе
студентларны тулай торакка урнашулары белән
котлады һәм укуларында уңышлар теләде.