(Казан шәһәре KZN.RU,
5-нче сентябрь, Зилә Гайфи). “Рубин” футбол клубы һәм аның булачак тренеры алдында
торган бурычлар, шулай ук команданы үстерү стратегиясе турында шәһәр
Ратушасында “Рубин” футбол клубының яңа президенты Илсур Метшин клубның
элеккеге җитәкчеләре – Камил Исхаков, Александр Гусев, Дмитрий Самаренкин һәм
Валерий Сорокин белән фикер алышты.
Илсур Метшин кунакларны сәламләде, бүгенге көндә клуб
алдында торган мәсьәләләр буенча фикер алышуга җыелуга ризалык биргәннәре өчен
рәхмәт белдерде. “Футбол клубларының экс-президентлары булмый, бер тапкыр
футбол җене кагылган кеше гомерлеккә әлеге спорт төрен яратачак. Сездән безнең
стратегияне ничек үстерә алуыбыз хакында ишетәсе килә. Кадрлар үзгәреп торса
да, футболны һәм безнең клубны яратырга кирәк”, - диде президент.
Илсур Метшин Валерий Сорокинга уңышлы эше өчен рәхмәт
белдерде, ул клубның президенты вазыйфасыда 2012 елдан 2015 елга кадәр булган
иде.
Очрашуда катнашучылар Илсур Метшинны яңа билгеләнеше белән
котладылар. 2005 елдан 2011 елга кадәр президент вазыйфасында булган Александр
Гусев фикеренчә, җитәкчелек алмашу – команда өчен генә түгел, республика
футболы өчен дә зур вакыйга булып тора. “Рубин” клубының беренче президенты
Казан Мэры булды, һәм хәзер әлеге традиция янә кайта. Минем фикеремчә, бу дөрес
тә, безнең футболчылар бөтен дөньяда “Рубин-Казан” бренды белән танылдылар бит.
Бу зур җаваплылык өсти”, - диде А.Гусев.
Бурычлар турында фикер алышып, очрашуда катнашучылар клубка җанатарлар
арасында популярлык кайтарырга кирәклеген билгеләп үттеләр. 1995 елдан 2005 елга
кадәр “Рубин”ны җитәкләгән Камил Исхаков фикеренчә, җанатарлар футболчылардан
элеккеге уңышларның кабатлануын көтә. “Минем шәхсән клуб белән тормышымның яхшы
этабы бәйләнгән. Мин хәзер дә максималь катнашырга әзермен. Минем фикеремчә, “Рубин”
алдындагы бурычлар җанатарларның өметләренә бәйле, ә алар чемпионлыкның
кабатлануын көтәләр”, - дип белдерде К.Исхаков.
2011 елдан 2012 еллар аралыгында президент булган Дмитрий
Самаренкин да шундый ук фикердә. Экс-президент фикеренчә, җанатарларны
трибуналарга кайтарырга вакыт җитте.
Бүгенге көндә “Рубин” клубы җитәкчелеге алдында җитди бурыч
тора – баш тренерны сайлау бурычы, ул “Рубин” ФК яңа президенты Илсур Метшинга
йөкләнгән.
Очрашу азагында клубның элеккеге җитәкчеләре Илсур Метшинны
яңа вазыйфаны алулары белән котлады һәм куелган максатларга ирешәчәклегендә
ышанычларын белдерделәр.