Казанда КФУның Химия институтының яңа лаборатор комплексы ачылды
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Бүген Казанда КФУның А.М.Бутлеров
исемендәге Химия институтының яңа лаборатор корпусы ачылды. Ачылыш тантанасында
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры
Энгель Фәттахов катнаштылар.
ТР Хөкүмәте порталы хәбәр иткәнчә, сигез катлы бинада 37 зур
лабораторияләр урнашачак. Алар органик химия, супрамолекуляр химия, нефтехимия,
шулай ук нәзек химия технологияләре һәм катализ өлкәсендә тикшеренүләр алып
барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге көчле фәнни-тикшеренү комплексы республиканың
нефтехимия кластерының төп элементларының берсе булачак.
Исегезгә төшерәбез, яңа корпус төзелешенә 2011 елның 21-нче
сентябрендә органик химия буенча халыкара Бутлеров конгрессы кысаларында старт
бирелгән иде. Төзелеш университетның узган гасырның 40-нчы еллары – 50-нче
еллары башында төзелгән химия корпусының иске бинасы артында башланды.