Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшинны “Рубин” футбол клубына президент итеп билгеләнүе белән котлады
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Альберт Мортазин). ТР
Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшинны “Рубин”
футбол клубына президент вазыйфасына билгеләнүе белән котлады. Республика җитәкчесе
сүзләренә караганда, шундый җаваплы вазыйфага билгеләнү Илсур Метшинга карата
булган ышаныч турында сөйли.
“Рубин” футбол клубы президенты вазыйфасын бары тик бик талантлы җитәкчегә генә тапшыра алалар иде”,
- дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Ул “Рубин” клубының яңа президентын котлады һәм
эшендә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, бүген ТР Президенты вазыйфаларын
вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Рубин" футбол
клубының Попечительләр советы утырышы узды, анда "Рубин" ФК
президенты Валерий Сорокин отставкасы кабул ителде. "Рубин" ФК яңа
президенты итеп бертавыштан Илсур Метшин сайланды.