(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Татарстан
башкаласы активы белән бүген ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
Рөстәм Миңнеханов очрашты. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган очрашуда
Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып җибәргән вакытта, елның иң
мөһим сәяси вакыйгасына – Татарстан Республикасына Президент һәм муниципаль
берәмлекләр органнарына депутатлар сайлауларга кадәр 9 көн калып барганлыгын
искәртеп үтте. “Алдагы сайлаулар – Татарстанны үстерү буенча сайланган курска
җәмәгать ышанычы референдумы. Соңгы 5 елда Татарстан зур үсеш кичерде һәм
бүгенге көндә дә Россиядә күпчелек күрсәткечләр буенча алдынгы төбәкләрнең
берсе булып тора. Төбәк һәм җирле хакимиятләрнең бердәм эше аркасында
республика төп икътисади күрсәткечләр буенча лидер булды, ул илдә күпчелек
рейтингларда алдынгы позицияләрне яулап килә”, - дип ассызыклады Рөстәм
Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук республиканың үсешендә
Татарстан башкаласының ролен дә билгеләп үтте. “Казан – лидер шәһәр. Шәһәр –
зур фәнни, икътисади, мәгариф, мәдәни һәм спорт үзәге. Татарстан башкаласына
зур дөньякүләм чаралар уздыруны ышанып тапшыралар. Әлеге нәтиҗәләргә бары тик
җайга салынган эш һәм көчле команда аркасында гына ирешелде, алар дөньякүләм
дәрәҗәдәге бурычларны чишә алалар”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Очрашу башланыр алдыннан республика җитәкчесенә ТР
башкаласының киләсе 5 елга үсеше буенча “Минем Казан” проектын тәкъдим иттеләр,
ул шәһәр халкының теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән.