(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Әдилә Галиева). Казанда
спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты килгән кунаклар саны һәм оештыру
дәрәҗәсе буенча үзенчәлекле бер вакыйгага әйләнеп, шәһәр дәрәҗәсен яңа
баскычларга күтәрде. Спорт һәм су мундиале – бу әле Казанның бер бөртеге генә.
Татарстан башкаласы кунакларга тагын нәрсәләр тәкъдим итә ала – бу турыда бүген
Казан Мэры Илсур Метшин чемпионат вакыйгаларын яктырту максаты белән шәһәргә
килгән халыкара һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә очрашу
барышында сөйләде. Очрашу урыны да гади генә түгел – Казансу яр буенда урнашкан
искиткеч кафе иде. Биредән Казанны бөтен матурлыгы белән күзәтергә була.
Шәһәр башлыгы Казандагы журналистларны сәламләп, кылган
хезмәтләре өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чөнки дөньядагы кешеләр нәкъ менә
журналистларның кабул итү мөмкинлекләре һәм комментарияләре аша чемпионат
ярышларын күрә һәм бәя бирә алалар. Шулай итеп, шәһәрдә булган дустанә
мөнәсәбәтне чагылдыру бурычы нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чараларына йөкләнә.
Һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән фикерләр буенча массакүләм мәгълүмат
чаралары әлеге бурычны үти ала, дип билгеләп үтте Мэр.
“Мондый спорт форумы бездә беренче тапкыр үтә - Советлар
Союзы вакытында да, Россиядә дә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты
үткәне булмады. Безнең аны үзенчәлекле итәсе килде. Һәм ФИНА президенты Хулио
Маглионе сүзләренчә, ул чыннан да үзенчәлекле булды, шул исәптән катнашучылар
саны буенча да – чөнки бәйрәм кунакларсыз үтәргә тиеш түгел, без моңа
шатланабыз гына. Без кешеләрне берләштерә торган вакыйга үткәрәбез. Һәм Казан
бөтен дөньядан килгән кунаклар саны белән бергә бөтенләй башка дәрәҗәгә
күтәрелә”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы әлеге чараның ни дәрәҗәдә әһәмитле
булуын ассызыклап.
И.Метшин шулай ук халыкара массакүләм мәгълүмат чаралары
вәкилләренә Казан тарихы, күренекле шәһәрлеләр тормышы, предприятиеләр, югары
уку йортлары, фәнни проектлар, спорт һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар
турында сөйләде. “Спорт, дөнья чемпионаты һәм Универсиада – ул Казан исемле зур
асылташның бер бөртеге генә!”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Казан башлыгы шәһәрнең төп байлыгы булган шәһәр халкы
турында аерым сөйләде. “Безгә 1010 ел. Без - бай тарихлы, бай мәдәниятле халык.
Ләкин безнең төп казанышыбыз – ул безнең шәһәр халкы. Менә инде гасырлар
дәвамында 116 милләт вәкиле тыныч һәм дустанә мөнәсәбәттә бергә күңелле итеп яши
бирәләр. Бу безнең уңышларыбызның төп кыйммәте. Христиан чиркәве һәм мәчет
янәшә урнашкан, аннан бераз гына читтә – синагога, бераз гына алдарак – католик
костеле. Без Казанны барлык кеше өчен дә уртак йорт итәргә тырышабыз. Биредә
халык бары тик начар һәм яхшы төрләренә, ягъни ике милләткә генә бүленә. Һәм
соңгысын минем очратканым юк! Нигездә, казанлылар игелекле, яхшы кешеләр. Шәһәрнең
төп үзенчәлеге – кунакчыллык һәм игелеклелек. Әлеге сыйфатлар безгә буыннан-буынга
күчеп килә”, - дип Казан уңышының серләре белән уртаклашты Мэр.
Журналистлар Мэрның кунакчыллык турындагы фикерләре белән
килешеп, мактау сүзләреннән соң шәһәр башлыгына бик күп башка сораулар да
бирделәр.
“РБК” вәкиле дөнья чемпионаты башланып, бер атна үткәннән
соң шәһәр нинди нәтиҗәләр чыгарыга әзер һәм вакыйгага карата булган өметләр
акландымы, дип кызыксынды. “Казанда чын мәгънәсендә бәйрәм: трибуналар халык
белән тулы, кунакханәләрдә урыннар юк. Менә болар бүгенгә төп нәтиҗә. без
аэропортта ахыргы кунакны кул болгап озатып җибәргәч кенә бәйрәм әйбәт үтте дип
әйтә алачакбыз”, - дип җавап бирде Илсур Метшин.
“Казан җәйге яки
кышкы олимпиаданы үткәрү нияте белән яшиме?”, -дип сорады “Совет Спорты” журналисты.
“Казанда Олимпиада булачакмы дигән сорауга, җавап бирәм - 100% булачак! Кайчан
булачак – сорау менә шунда гына. Мин эшләгән вакыттамы – миннән соңмы? Казанның
Олимпиада үткәрерлек мөмкинлеге бар. Минем моңа шигем юк. Безнең планда
халыкара вакыйгаларны, шул исәптән җәйге Олимпиаданы үткәрү дә каралган”,- диде
шәһәр башлыгы. Мондый төр чаралар яңа дуслар, партнерлар табарга, яңа гамәлләр
өйрәнергә ярдәм итә дип саный Мэр.
Француз журналисты Мэрдан гади казанлыларның чемпионатны
оештыруда катнашулары, Кытайның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле Казанның
Кытай белән хезмәттәшлек элемтәләре турында сорады.
Журналистлар шулай ук “Казан Арена” стадионы 2018 елда
үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына әзер булачакмы дип кызыксындылар. “Бу
елның ноябрь аена ук “Казан Арена” футбол стадионына әйләнәчәк”, - дип җавап
бирде Мэр.
Туристлык өлкәсендәге уңышлар буенча бирелгән сорауга И.Метшин
туристлар санының 460 меңнән 2 млн.100 мең кешегә кадәр артуын искә төшереп
үтте.
Очрашу ахырында журналистлар чемпионатны оештыруның бик
югары дәрәҗәдә булуын, Казан бик матур шәһәр һәм шәһәр халкының мөлаем, яхшы
кешеләр икәнлеген әйтеп үттеләр. Мэр исә аларны татар халкының гореф-гадәтләре,
йолалары белән танышу өчен иртәгә үтәчәк Сабантуйга чакырды.