Казанда 2016 елның июнендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бюросы утырышы була
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зилә Гайфи). 2016 елның
июнендә Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының башкарма
бюросы утырышы узачак. Татарстан башкаласы мондый дәрәҗәдәге чараны кабул
итәчәк Евразия төбәгендәге иң беренче шәһәр булачак. Бу хакта бүген башкала
Ратушасында узган Евразия җирле хакимиятләре конгрессы барышында “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең сопрезиденты, Евразия бүлекчәсе президенты, Казан
Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, катнашучылар
географиясен киңәйтү “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия
бүлекчәсенең өстенлекле бурычларыннан санала.
Конгресс барышында Илсур Метшин
Евразия бүлекчәсенең чираттагы Советын 2016 елның октябрендә Колумбиянең Богота
шәһәрендә узачак “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дүртенче бөтендөнья
конгрессы кысаларында уздыру тәкъдиме белән чыкты. Казан Мэры шәһәр вәкилләрен әлеге
форумда актив катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, конгресс өч елга бер
мәртәбә үтә һәм биредә бөтендөнья оешмасы идарәсе органнары яңартыла.
“Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлекчәсенең әһәмиятле устав чараларының берсен
Казан да кабул итәчәк. 2016 елның июнендә Татарстан башкаласында “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышы
узачак.