(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зилә
Гайфи). Илсур Метшин шәһәрләрнең халыкара активлыклары рейтингы җиңүчеләренә бүләкләр
тапшырды. Тантаналы чара бүген Ратушада Евразия җирле хакимиятләре конгрессы
кысаларында узды.
Илсур Метшин 2014 елның август аенда
Казахстанның Актау шәһәрендә узган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең
Евразия бүлеге Советы утырышында шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингын
булдыру инициативасы белән чыккан иде. Инициатива 2015 елның февралендә
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасы югары җитәкчелеге
утырышында Барселонада дөньякүләм дәрәҗәдә хупланды. Рейтинг “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Еравзия бүлеге секретариаты тарафыннан эксперт
төркеме белән берлектә төзелде. Экспертлар төркеме үз эченә халыкара
хезмәттәшлек өлкәсендәге галим-экспертларны алды.
Казан Мэры сүзләренә караганда, Евразия
шәһәрләре рейтингта актив катнаштылар, үз материалларын тәкъдим иттеләр, аларны
Казан федараль университеты галиме Наил Мөхәррәмов җитәкчелегендәге бәйсез эксперт
төркеме тикшерде. Шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингында Казахстанның
башкаласы Астана шәһәре абсолют җиңүче булды. Хабаровск, Екатеринбург, Түбән
Новгород зур шәһәрләр арасында рейтинг җиңүчеләре дип табылды. Урта шәһәрләр
арасында иң яхшылар – Якутск, Ставрополь, Тирасполь. Алабуга, Магадан һәм Бөгелмә
кечкенә шәһәрләр арасында җиңүче буларак билгеләнде.
Илсур Метшин
хезмәттәшләрен котлады һәм Казанның әле яулыйсы үрләре күп булуын билгеләп
үтте. “Экспертлар комиссиясе составы шуның кадәр бәйсез иде, хәтта Казан үзе дә
җиңүчеләр санына кермәде. Минем өчен бу ачыш булды, ә рейтинг үзе - өйгә
бирелгән эш кебек. Без халыкара спорт һәм мәдәни чараларны, икътисади
форумнарны күп уздырабыз, әмма әле безнең яулыйсы үрләребез алда. Хезмәттәшләремне
котлыйм!” – диде Мэр һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.