(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зилә Гайфи). Үзенең шәһәр
халкы файдасына эшләү – муниципаль хакимиятнең төп бурычы булып тора. “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының Евразия бүлекчәсе мәйданчыгы
иң яхшы муниципалитетлардагы алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашырга һәм аларның практикаларын
өйрәнергә мөмкинлек бирә. Бу турыда бүген башкала ратушасында үткән Евразия
җирле хакимияте конгрессы нәтиҗәләренә йомгак ясаганда Казан Мэры Илсур Метшин
җиткерде.
Илсур Метшин Казан юкка гына берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятнең Евразия бүлекчәсе башкаласы итеп сайланмаган дип саный. Бүгенге
көндә Татарстан башкаласы Евразия интеграциясенең үзәге булып тора һәм дөньяның
башка шәһәрләре белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. “Казан – Евразия
интеграциясенең үзенчәлекле моделе. Сүз шәһәрнең географик хәле турында гына бармый.
Барыннан да бигрәк, без мәдәният турында сөйләшәбез. Ул төрле илләрне, шәһәрләрне
һәм милләтләрне тоташтыручы төп күпер булып тора. Казан күп мәдәниятле шәһәр
булып яшәде, яши һәм яшәячәк. Биредә тыныч һәм үзара дустанә мөнәсәбәттә 116
милләт вәкиле яши. Казан милләтара һәм диннәр арасындагы тынычлыкны гасырлар
дәвамында саклап килә. Бу безнең төп кыйммәтебез, безнең көчебез нәкъ менә
шунда. Әлеге процессларның Евразия киңлеге кысаларындагы интеграциясе безнең
шәһәрләребез үсеше өчен төп фундамент булып торачак”, - дип ышаныч белдерде Мэр.
Илсур Метшин бүгенге конгресс нәтиҗәләре буенча кабул
ителгән төп карарларны билгеләде. “Бүген берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең
Азия-Тыныч океан һәм Евразия бүлекчәләре арасында беренче тапкыр килешү
төзелде. Без хезмәттәшлекне киңәйтәбез. Казан декларациясе кабул ителде. Конкрет
территориядә яшәүче шәһәр халкы файдасына эшләү – муниципаль хакимиятнең төп
бурычы. Декларация әнә шул турыда сөйли. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият” бөтендөнья оешмасының Евразия бүлекчәсе мәйданчыгы - иң яхшы
муниципалитетлардагы алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм аларның практикаларын
өйрәнү үрнәге”, - диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият” бөтендөнья оешмасы Евразия бүлекчәсенең җирле һәм төбәк лидерлары
катнашында Евразия җирле хакимияте конгрессы булып үтте. Конгресс “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” сопрезиденты, оешманың Евразия бүлекчәсе
президенты, Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә үтте.