(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль,
Альберт Мортазин). “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлекчәсе
үзенең географиясен киңәйтә - бүген бүлекчәнең Генераль Ассамблеясы барышында аның
сафларына 7 яңа шәһәр кушылды. Оешмага керү турындагы таныклыкларны тапшыру
тантанасы бүген Казан ратушасында Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессы
кысаларында узды, билгеле булганча, ул үз эченә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият”нең Евразия бүлекчәсенең җирле һәм төбәк лидерларын җыйды.
Казан Мэры Илсур Метшин Кызыл (Тыва
Республикасы), Новокуйбышевск, Пенза, Югорск, Севастополь һәм Иннополис, шулай
ук Казахстанның Астана шәһәренең ирекле берләшмәләр сафына керергә теләкләре
булганлыгын җиткерде.
Казан җитәкчесе әлеге шәһәрләрнең
вәкилләренә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлекчәсенә керүләре
турында таныклыкны тапшырды, аларны оешма әгъзалары булулары белән котлады,
нәтиҗәле һәм уңышлы эшләр теләде.
Таныкларны тапшыру тантанасыннан соң,
И.Метшин Севастопольнең Вологда шәһәре (ул да бүлекчә составына керә) белән
хезмәттәшлек итү теләге барлыгын хәбәр итте. Генеараль ассамблеяның утырышы
кысаларында әлеге шәһәрләрнең җитәкчеләре үзара килешү төзеделәр. “Бу – Евразия
шәһәрләре арасында муниципальара элемтәләр урнаштыру буенча яхшы үрнәк”, - дип
билгеләп үтте Казан Мэры.