(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Альберт Мортазин). Казан
Мэры Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасына
дүртенче тапкыр президент итеп сайланды. Әлеге карар Казан ратушасында мэрлар,
Россия һәм якын чит илләрнең 80 шәһәреннән килгән вәкилләр катнашында үткән Генераль
ассамблея утырышында кабул ителде.
Арзамас мэры Михаил Бузин Илсур Метшин берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятнең Евразия бүлекчәсе президенты буларак үз эшчәнлегендә
катгый, принципиаль һәм эзлекле рәвештә төбәк бүлекчәсенең позиция һәм
принципларын яклап килә дип ассызыклады. “Безнең лидерыбыз, халыкара дәрәҗәдәге
лидерыбыз бар дип, мин уртак фикерне җиткерәм дип уйлыйм”, - диде Р.Бузин.
Волгоград башлыгы Андрей Косолапов хезмәттәшенә теләктәшлек
белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта дөньяда катлаулы геосәяси вакыйгалар
бара. “Без муниципалитет дәрәҗәсендә фикер алышып тышкы сәясәткә ритм һәм тон
өстибез. Мондый шартларда безнең бүлекчәнең президенты заманча фикер йөртүче,
иҗади кеше булырга тиеш. Хәзерге вакытта Илсур Рәис улыннан да яхшырак
кандидатура була алмый дип саныйм”, - диде Волгоград мэры.
Илсур Метшин үзенә карата булган зур ышаныч өчен ассамблея
әгъзаларына ихлас рәхмәтен җиткерде. “Безгә бергәләп йөкләнгән эшнең ни
дәрәҗәдә җаваплы икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Евразия интеграциясе – ул безнең
иртәгеге көн, илләребезнең иртәгесе дигән сүз. Муниципаль хезмәттәшлек һәм
муниципалитетлар арасындагы тәҗрибә шәһәрләр һәм аларда яшәүче халык тормышын тагын
да уңайлы, имин итәргә һәм яхшыртырга ярдәм итәчәк дип ышанабыз”, - дип фикере
белән уртаклашты Татарстан башкаласы җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятнең Евразия бүлекчәсенә беренче тапкыр җитәкче итеп 2006 елның
октябрь аенда сайланган иде.
Генераль ассамблея утырышы барышында Бишкек мэры Кубанычбек
Кулматов, Ростов шәһәре башлыгы Зинаида Неярохина һәм Якутия башлыгы Айсен
Николаев бүлекчәнең вице-президентлары итеп сайландылар.Моннан тыш, чарада
катнашучылар берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең устав чаралары планын һәм
эш программаларын, 2016 елга чыгымнар сметасын, ревизия комиссиясе һәм Евразия бүлекчәсе
советы составын расладылар.