“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге Генераль ассамблеясы башланды
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Альберт
Мортазин). Казанда “Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият” сопрезиденты, оешманың Евразия бүлеге президенты, Казан
Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең
Евразия бүлеге Генераль ассамблеясы үз эшен башлады. Генераль ассамблея әлеге
минутларда Казан ратушасында уза.
Утырышта мэрлар, Россия һәм якын чит
илләрнең 80 шәһәре вәкилләре катнаша. Ассамблея катнашучыларына президент,
вице-президент һәм “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге
Советын сайларга, оешманың 2012-2015 елларга
эшчәнлеге турындагы исәп-хисабын тыңларга, шулай ук берничә оештыру
карарларын кабул итәргә кирәк булачак.
Моннан кала, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
әгъзаларына шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим
итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, узган елның август аенда Казахстанның Актау шәһәрендә
узган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге Советы утырышы
белән мондый төрдәге рейтинг булдыру карары кабул ителде. Инициатива 2015 елның
февралендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасы югары
җитәкчелеге утырышында Барселонада дөньякүләм дәрәҗәдә хупланды.